Бөгелмәлеләр ислам радиосын тыңлый
Соңгы вакытта популярлык казанган Мөселман Интернет Радиосы бөгелмәлеләр тормышына да үтеп керә башлады. Радио рус телле тыңлаучылар өчен тәүлегенә 24 сәгать эшли. МИРадио 2012 елда оеша. Эфирда изге Коръән сүрәләре, тәфсир, хәдисләр, догалар, вәгазьләр, хикмәтле риваятьләр, нәшидләр һәм очрашу-интервьюлар яңгырый. Тәҗвид дәресләре, Ислам дөньясы яңалыклары, хәләл-индустрия, гаилә психологиясе, бала тәрбиясе,...
Соңгы вакытта популярлык казанган Мөселман Интернет Радиосы бөгелмәлеләр тормышына да үтеп керә башлады. Радио рус телле тыңлаучылар өчен тәүлегенә 24 сәгать эшли.
МИРадио 2012 елда оеша. Эфирда изге Коръән сүрәләре, тәфсир, хәдисләр, догалар, вәгазьләр, хикмәтле риваятьләр, нәшидләр һәм очрашу-интервьюлар яңгырый. Тәҗвид дәресләре, Ислам дөньясы яңалыклары, хәләл-индустрия, гаилә психологиясе, бала тәрбиясе, ислам икътисады һ.б. турында әңгәмәләр китерелә.
Радиотапшырулар мөхәррире Казан егете Ихсан Кышкаров әйткәнчә, радио үз алдына бары дини аудиторияне генә җәлеп итү түгел, ә киңкырлы кызыксынучан тыңлаучыларны чакыру, аларга белем эстәү һәм Ислам тәгълиматы турында мәгълүмат җиткерү максатын куя. Интернет радиосы киңлекләрендә фәнни-дини сәхифәләр музыкаль паузалар белән чиратлаша. Тыңлаучылар географиясе исә Россия, БДБ илләре белән генә чикләнми, аны Европа, Америка, Кытай, Төркия, Гарәп әмирлекләрендә, Япониядә һәм Тын океан регионында да тыңлыйлар. Бүгенге көндә тыңлаучылар саны 50 меңгә кадәр җитә.
Радионы http://miradio.ru/ адресы буенча тәүлек буе тыңларга була. Смартфоннар, планшетлар өчен махсус мобиль кушымтасы да бар. Радионың социаль челтәрләрдә үз төркемнәре дә ачылган. МИРадио дулкынына сез дә кушылыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа