Шигырьләрем
Мәхтүм МОСТАФИН.
Шигырьләрем
Бу каләмем ник карыша әле,
Хисләремне никтер аңламый,
Үткәнен дә сизмим кичләремнең,
Күңелемә булды әллә ни.
Гашыйкларның төне нигә икән
Ашкындырмый әле йөрәкне?!
Шигырьләрем, сездән башка миңа,
Әйтерсең лә, берни кирәкми.
Иҗат төне - минем күңелемдә,
Язып бетмәс күпме фикерләр…
Каләм, кәгазь - сезгә кайнар хисләр,
Мәхәббәтем...