Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Шигырьләрем

Мәхтүм МОСТАФИН. Шигырьләрем Бу каләмем ник карыша әле, Хисләремне никтер аңламый, Үткәнен дә сизмим кичләремнең, Күңелемә булды әллә ни. Гашыйкларның төне нигә икән Ашкындырмый әле йөрәкне?! Шигырьләрем, сездән башка миңа, Әйтерсең лә, берни кирәкми. Иҗат төне - минем күңелемдә, Язып бетмәс күпме фикерләр… Каләм, кәгазь - сезгә кайнар хисләр, Мәхәббәтем...

Мәхтүм МОСТАФИН.

Шигырьләрем

Бу каләмем ник карыша әле,
Хисләремне никтер аңламый,
Үткәнен дә сизмим кичләремнең,
Күңелемә булды әллә ни.


Гашыйкларның төне нигә икән
Ашкындырмый әле йөрәкне?!
Шигырьләрем, сездән башка миңа,
Әйтерсең лә, берни кирәкми.

Иҗат төне - минем күңелемдә,
Язып бетмәс күпме фикерләр…
Каләм, кәгазь - сезгә кайнар хисләр,
Мәхәббәтем минем - шигырьләр.

Төннәр буе шулай ялгыз гына
Хыял белән янам, уйланам,
Үз йолдызым эзләп күк йөзеннән,
Еракларга китеп югалам.

Йолдыз иле! Нинди чиксез дөнья!
Буй җитәрлек түгел аларга,
Кешеләргә биреп бар җылымны,
Йолдыз кебек телим янарга!

* * *
Өметеңне киң тот,
Илһам килмәс димә
Инде ямьле язга чыгып та,
Бөре төртә әнә узган көздә
Юлга төшеп калган чыбык та.

Сизмәгәнмен

Сагындыра икән аерылгач
Әреме дә туган ягыңның,
Юксындыра икән үзе генә түгел,
Бер карашы сөйгән ярыңның.
Туган авыл, көмеш елгалары,
Йолдыз сипкән зәңгәр күк йөзе,
Кар-буранлы кышы, ямьле язы,
Гөлчәчәкле җәе һәм көзе -
Барысы да якын, барысын да
Өлгергәнмен икән яратып,
Туган ягым көткән йөрүемне
Иске сукмакларны яңартып.
Сагындырган иркен болыннарым,
Саф һавасын сулыйм тагын бер,
Туган якның гүзәллеген ничек
Сизмәгәнмен яшәп шул гомер?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь