Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Шагыйрьләр турында

Кулымдагы туар китабымда Шигырьләрдә бөтен йөрәгем...


(Х.Туфан).

Язган шигырь Хәйям, Нәвоилар,
Тукай язган, язган Җәлилләр.
Үлгән шагыйрь, кайсын үтергәннәр,
Ләкин исән шигъри дәлилләр.

Чорлар өчен шагыйрьләр дә үзгә,
Алымнар да булган башкача.
Максатлары гына уртак булган,
Хезмәт итү илгә, халыкка.

Сагынам да үткән бала чакны,
Такташларны алам кулыма.
Күңелемә ятыш шигырьләрдән
Тәннәремдә каннар җылына.

Уйлыйм, киләчәктә өстәлләрдә
Тукайларга урын бетмәсме?
Туфан, Җәлил, Хәким һәм Кәримнәр
Бөтенләйгә бездән китмәсме?

Юк, чорлар өчен җырлар кирәк булыр,
Айга, галәмнәргә очсак та.
Мәйданнарда Тукай шигырь укый,
Халкы белән һаман ул сафта.

Бәгырьләргә барып җитә алыр
Чын шигырьләр безгә бик кирәк.
Шигырь белән яшәү күңеллерәк,
Шагыйрь белән халык көчлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь шагыйрь