Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Әйтәсе сүзем...

Кышлар җитсә, җәйне юксынабыз, Язлар килгәч, кышлар сагындыра. Күңел тынычлыгы эзлибез без, Узган гомер һәрчак сагындыра. * * * Яшәү - мизгел, нидер алып килә, Һәрбер узган безне уйландыра. Сүнеп барган җаннарны да Язгы кояш кабат куандыра... * * * Тәрәзләргә салкын рәсем ясый, Бизәкләре уйдан арындыра. Яшәешнең авыр минуты...

Кышлар җитсә, җәйне юксынабыз,
Язлар килгәч, кышлар сагындыра.
Күңел тынычлыгы эзлибез без,
Узган гомер һәрчак сагындыра.
* * *
Яшәү - мизгел, нидер алып килә,
Һәрбер узган безне уйландыра.
Сүнеп барган җаннарны да
Язгы кояш кабат куандыра...
* * *
Тәрәзләргә салкын рәсем ясый,
Бизәкләре уйдан арындыра.
Яшәешнең авыр минуты да,
Еллар үткәч, бик нык сагындыра.
* * *
Агачларның яфрак ярулары,
Сыерчыклар кайту моңландыра.
Җаннары бар ничек сокланмасын
Чишмәләрнең аккан моңнарына.
* * *
Кыр казлары китә, тавышлары...
Тирә-якны сагыш сызландыра.
Яхшылыклар кылыйк мөмкин кадәр,
Начарлыклар җанны бозландыра.
* * *
Аңла, кеше, без мәңгелек түгел,
Үлемсезлек фәкать җырда гына.
Башак моңы, игеннәрнең шавы
Ишетелә бары кырда гына...
* * *
Очар канат Ходай бирмәгән шул -
Җирдә йөрер өчен яраткан.
Дөнья матурлыгын күрер өчен
Офыклардан көн дә таң аткан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь шагыйрь