Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гүзәл Уразова тамашачыларның күңелен кайтарган?
Бүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә - кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: "Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый", - дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер....
-
Фирдүс Тямаев кияүгә чыгарга тәкъдим ясады
Кемгә, кемгә?! Үзенең никахлы хатыны, улының әнисе - Резедә Әхвәтвәлиевага. Җырчы әйтүенчә, ул бу адымга озак әзерләнгән. Көнен дә туры китергән: 8 Март көнне меңләгән тамашачы алдында эшләде ул моны. - Өч ел яшибез, әмма мин аңа "нормальный" иттереп тәкъдим ясый алмадым. Кеше өйләнер алдыннан эшне тәкъдим ясаудан башлый. Безнең...
-
Иркә әбисе һәм әтисенә хөрмәт йөзеннән, 30га җиткәндә, әлеге адымга барырга булган
- Мин - гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: "Кызыгыз туса, зинхар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма...
-
Ришат Төхвәтуллин бушка концерт куя башлаган?
Җырчы Ришат Төхвәтуллин туган авылы - Башкортстанның Туймазы районы Карамалы Гобәй авылында тәүге тапкыр бушка концерт куйды. Җырчы туган ягында концерт куярга күптәннән хыялланса да, гастрольләр графигының тыгыз булуы моңа комачау иткән. - Ришат, гадәттә, синең концертыңа билет алу кыен, чөнки билетлар тиз сатылып бетә. Ә авылыңда бушка концерт куйгансың....
-
Карт бүрегә чакыру ташланды
Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен шулай белдергән. «2017 елның көзендә «Татнефть-Арена"да һәм «Уфа-Арена"да ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм...
-
Данир Сабиров: "Төркемемнең дә, йортымның да финанс директоры – хатын"
Ир-атларны "биетә" торган бәйрәм дә якынлаша. Алар сөйгәннәренә нинди бүләк әзерлиләр икән? 8 март көнне икенче ярларын ничек шаккатырмакчы булалар? Шул турыда Данир Сабировтан сораштык. - Бәйрәм алдыннан хатынымны бераз мактап алыйм. Миләүшәм - төркемнең директоры, минем уң кулым, сул кулым, башым-аягым, аннан башка минем бер эшем дә бармый. Мәктәпне...
-
Салаватның туганы Айдар Фәтхетдинов: «Гафу итегез, абыема охшаган дип, пластик операция ясата алмыйм инде»
Айдар - Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы. Эстрадабызның мэтры - Салават Фатхетдиновның бертуган абыйсының улы. - Айдар, хәлләрең ничек? - Әйбәт, алга таба. Концертлар белән гастрольләрдә йөрибез, әле дә юлда. Башкортстан буйлап сольный концертларым бара, "солянка"ларда катнашам, банкетлар да үткәрәм. Әле узган атнада гына Казанда Мурат Гайсинның концертында чыгыш ясадым,...
-
Радик Юльякшинны нахакка гаепләгәннәр
- Радик, син һәр концертыңнан соң тамашачыларың белән фотога төшәсең, моның өчен махсус баннерың да бар. Ә менә Октябрьский шәһәрендә концерттан соң тамашачы янына чыгып та тормагансың, гримеркада бикләнгәнсең. Алар сиңа хәзер "йолдыз чире" такканнар. - Көн дә концертлар... Мин ул көнне бик арыган идем. Йокы туймаган, өстәвенә, машинабыз да...
-
Элвин Грей яраткан кешесе булу-булмавы турында серне чиште
«Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде. ... Концерт көнне музыка колледжы бинасы халык белән шыгрым тулы...
-
"Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым"
Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов арасында килеп чыккан низаг турында күп язалар. Кичә Илфак Шиһапов фикерен бирдек. Бүген - Илсөянекен. Илсөя Бәдретдинова: - Яшермим, Илфакны алиментка судка бирдем. Кулымда, ул 25 % алимент түләргә тиеш, дигән карар бар. Акча җитмәгәнлектән бит инде бу. Кайберәүләр, акчага туена алмады бу, дияр. Тик...
-
Минзәлә театры Бөгелмәдә
Февраль ае каникулларын озайту - бик гади. 4 көнлек озын яллардан соң ук, ә нәкъ менә дүшәмбе көнне, 27сендә - театр үзенең тамашачыларына өр-яңа, бер тапкыр да күрсәтелмәгән тамаша тәкъдим итә. Минзәлә театры "Түтиләр" сатира комедиясе белән безгә кунакка килә. Режиссер-сәхнәгә куючы Зиннур Сөләйманов тормышта булырга мөмкин (ә бәлки булгандыр...
-
Данирга - үзенчәлекле бүләк
Социаль челтәрләрләрдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уңаеннан күп төрле котлауларга юлыгып була. Бәйрәм белән бәби дә, әби дә котлый, дигәндәй… Популяр артист Данир Сабировның иҗат командасы кызлары ир-егетләргә менә шундый үзенчәлекле бүләк ясаган. Машина логотиплары ясалган, юлда йөргәндә муен армасын өчен махсус мендәрләр бу. http://shahrichalli.ru
-
Хәния Фәрхи нигә кара күзлектән сәхнәгә чыга башлаган?
Хәния Фәрхи соңгы концертларында кара күзлек киеп җырлаган. Моңа күпне белергә теләүче тамашачылар үзләренчә бәя биргәннәр. Кемдер җырчының күз төбенә ире кундырган икән дисәләр, икенче берәүләр "исереп егылып бәрелгән" дип гайбәт таратырга да өлгергәннәр. Баксаң Хәниянең күзләреннән кайчакта көчле ут яктысыннан бертуктаусыз яшь ага икән. Җырчы аллергия узганчы кара күзлек...
-
Илфак Шиһапов үзенә хатын эзли: "Тагын бер булса да бәбәй үстерерлек көчем дә, хәлем дә бар"
Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан аерылган продюсер үзенә яңа тиң яр эзли. Җырчы булмаса да ярый, ди ул. "Матбугат.ру" редакциясенә Илфак Шиһапов мөрәҗәгать иткән. - Ялгыз яшәвемә ике ел булып китте. Туйдым. Сау-сәламәт, аек, эшли торган, тормышы җиткән ир-атка да пар кирәк икән, - дип эчен бушатты ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - Минем...
-
Элвин Грейга гашыйк кыз аның сурәтен аягына ясаткан
Стәрлетамакта яшәүче бер кыз Радик Юльякшинның сурәтен тату иттереп аягына ясаткан. Кыз тату ясаткан вакытны видеога төшереп социаль челтәргә элгән. Видеоролик астына кыз: "Минем мәхәббәтем сиңа мәңгелек дип язып куйган. Җырчы исә әлеге кыю адымга барган кызның "батырлыгына" шаккаткан. http://www.shahrikazan.com/