Миңа барыбер күпчелек Иркә дип дәшәләр. Иремнең бөтенләй дә Айгөл дигәне юк. Әти-әни "кызым" ди, өч абыем гына Айгөл дип эндәшә. Калганнар өчен мин - Иркә.
Исем үзгәртүгә уңай карашта мин. Киләчәктә кызларым да үзгәртәм дисә, мин алар яклы булам. Мәсәлән, алар да җырчы булып, псевдоним сайларга уйласалар... Иң мөһиме - акыллы, сәламәт булсыннар, эш исемдә түгел. Әмма кызларым җырчы булыр дип бер дә өметләнмим. Айсылу, Әминә, Сөембикә - миңа калса, һәркайсының исеме уңышлы, зәвыклы, аларга гомергә ошар дип ышанам. Гомумән, мин татар исемнәрен яратам. Рус исемнәренә якын исемнәрне бөтенләй яратмыйм. Татар милләтен үстерүгә нинди дә өлеш кертергә кирәк дип саныйм. Ә без җырчылар бу эштә аеруча катнашырга тиеш. Безгә карап, калганнар да балаларына матур татар исемнәрен кушар. "Сөембикә - бик матур исем, без дә кызыбызга шулай дип куштык", - дип әйткәннәре булды. Күңелле бит!
Азалия ИСМƏГЫЙЛЕВА