Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илсөя Бәдретдинова: «Илфак миңа проектка кебек караган, ә мин аны яраттым…»
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тормышында әлегә барысы да ятышлы түгел икән. Ник дигәндә, ул тормыш иптәше Илфак Шиһапов белән аерылу процессын гына түгел, җырларын бүлешү эшен дә алып бара. Белүебезчә, Илфак Шиһапов махсус Илсөя Бәдретдиновага язып бирелгән җырларын хәзер аңа башкарырга рөхсәт итми. Үзенең яңа программасы белән чыгыш ясарга әйтә. «Үземнең...
-
3 айда 60тан артык концерт бирергә уйлаган Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган
Башкорт җырчысы Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган. Җырчы һәм аның администраторлары барган машина трассадан кар көртенә "очкан". Бу хәл иҗат командасы Октябрьский шәһәренә концертка барганда килеп чыккан. Бу хакта "Татаринформ" хәбәр итә. Коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз килеп җиткән һәм машинаны кар көртеннән чыгарырга ярдәм иткән. Җәрәхәт алучылар юк. Якыннары хәбәр...
-
Салават өченче тапкыр бабай булган! (ФОТО)
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов өченче тапкыр дәү әти булды! Бу хакта ул Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр итеп, сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу фотосы белән уртаклашты. - Хатыным, ике кияү, балаларым, оныкларым белән минем өченче оныгымны каршыладык. Улым гына фотода юк, мәктәптә иде, - дип язган Салават Зәкиевич. Салават әфәндене,...
-
Салават Татарстандагы иң озын хатын-кыз белән фотога төшеп үзенә «сүз тидерә» [+ФОТО]
Җырчы Салават Фәтхетдиновның спортка мөкиббән китүе билгеле. Хоккейга да яратып йөри. Бу юлы менә воллейболчы Екатерина Гамова белән фотога төшкән. Белгәнебезчә, Екатерина Гамова - Русиянең атказанган спорт мастеры, горурлыгы. Аны илнең иң яхшы спортсмены итеп таныдылар. Шуңа Гамованы махсус Универсиаданың «Ут кабызу» тантанасына чакырганнар. Менә Салават әфәнде дә аның белән...
-
Бөгелмәгә Элвин Грей килде (ФОТО)
Ниһаять, Бөгелмәгә танылган һәм популяр җырчы Радик Юлъякшин - Элвин Грей концерт белән килде. 3 февраль көнне ул Техника йортында чыгыш ясады. Моңа кадәр аның концертларын күрше Лениногорск шәһәренә барып караучы бөгелмәлеләргә бу зур бүләк булды. Радик Юлъякшин -- узган ел Татарстанның "Ел кешесе" исемен алучы. Элвин Грей кушаматы астында...
-
Азат Фазлыевка күз тигән?!
Эстраданың популяр җырчысы Азат Фазлыев соңгы арада еш чирли башлаган. Бервакыт концерттан соң җырчының хәле китеп, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга мәҗбүр булганнар. Азат та, якыннары да бәланең төп сәбәбе - күз тиюдәдер дип уйлый. - Ноябрьдән бирле 4 тапкыр чирләдем. Авырудан арына алмыйм. Югыйсә юка киенеп йөрмим, табиб язып биргән...
-
Гүзәл Уразова 35 яшьтә 25 яшьлек булып күренүенең серен ачты
- 35 яшьне матур һәм үзенчәлекле итеп уздырдым. Юбилей булуына карамастан, ул бик тыйнак, гади, бары тик иң якын кешеләрем белән уздырдым. Ул көнне өйдә чәчәктән күп әйбер юк иде. Бүләкләрнең төрлесе булды. Өс киеменнән алып, төрле-төрле бизәнгечләргә кадәр бирүчеләр булды. Ә иң зур бүләк туган көнне бәйрәм итәргә дип...
-
Җәвит Шакиров ветрянка белән авырый? [+ФОТО]
Кичә кайбер матбугат чаралары шоумен Җәвит Шакировның авыруы турында язып чыктылар. Чынлыкта бу шаяру гына булган. «Бүген һич көтмәгәндә ветрянка килеп чыкты, кайда булгандыр ул моңа чаклы», - ди юморист. Әмма фотога күз салсаң, бу яшел төртмәләр зеленка түгел, ә пластелин кисәкләре. Авырмагыз, Җәвит абый! http://artistlar.ru/jevit-shakirovnyn-avyruy-turynda-khebe/
-
Артист ялдан кайтуга туры хастаханәгә киткән
Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайткан. Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Казанның балалар республика клиник хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган икән. «Мин - ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», - дигән артист үзе. - Шулай туры килде: икесе дә...
-
Ренат Ибраһимов: «Яңа елда балаларга әкият бүләк итәбез” (ФОТОЛАР)
Ренат Ибраһимов - татар эстрадасының асыл ташы ул. Зирәк акыллы, мөлаем харизмалы һәм бай репертуарлы җырчы. Миллионлаган хатын-кызның кумиры да. Ә ул хатын-кызлар татар һәм урыс милләтеннән генә түгел. Җырчының исеме чит илдә дә яхшы таныш. Ренат әфәнденең 69 яшендә дә энергиясе ташып тора, тавышы әле дә көчле, ә киләчәккә...
-
Салават Фәтхетдинов турында кызыклы 15 факт
1. Салават Фәтхетдинов 1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. 2. Салаватның әнисе Тәкълимә апа: "Салават кечкенәдән тырыш булды. Сәнгатьтә булмаса, башка өлкәдә уңышка ирешер иде. Авылда калган булса да, югалмас иде". 3. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында, Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегендә укый. 4....
-
Илназ Баһ: «Гаиләдә эш бүлешмибез»
Ноябрь ахырында «Пирамида» концертлар залында Илназ Баһның «33 яшькә - 33 җыр» дип исемләнгән тамашасы узды. Аның бай репертуарына, ишле гаиләсенә карап, бер дә 33 яшь бирмәссең. Җитез, уңган һәм тырыш ул. - Илназ, яңа елга аяк бастык. 2016 ел синең өчен нинди ел булды? 2017гә нинди өметләр баглыйсың? -...
-
«Татармультфильм»: Шүрәле малае үз урманы турында җыр башкара
«Татармультфильм» «Туган урман» («Родной лес») дип аталган этномузыкаль видеоклип төшергән. Видеоклипның төп герое - Шүрәле малае. Клип рус һәм татар телләрендә төшерелгән. Әлеге музыкаль клип балаларга Иске яңа ел бүләге, дип хәбәр ителгән «Татармультфильм» студиясенең рәсми сайтында. Клипның музыкасын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов язган. Җыр сүзләренең авторы -...
-
Радик Юльякшин: «Попугай кебек киенеп, авыз ачып торучы гына түгел мин»
Эстрадада «кассалы артист» дигән төшенчә бар. Концертына билетлар тиз арада сатылып бетә торган, тамашалары аншлаг белән уза торган җырчыларны шулай атыйлар. Андый йолдызлар татар эстрадасының күк гөмбәзендә бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Радик Юльякшин, ягъни Элвин Грей. - Радик, «Элвин Грейдан татар милләтенә файда юк», - дигән фикерләр...
-
Ринат Гыйлфанов татар эстрадасыннан китә…
Эстрадабызның кабатланмас җырчыларының берсе - Ринат Гыйлфанов рус эстрадасына китәргә җыена. Әйе, дуслар, бүгенге көндә Ринат рус җырлары иҗат итү белән шөгыльләнә икән. "Бу арада бернәрсә дә күрми, иҗатымда гына кайныйм. Яңа аппаратура, яңа техникалар алдым. Җырлар иҗат итәм. Татарча язган җырларымны русчага тәрҗемә итеп, яңа сулыш өрәм. Киләчәктә рус...