Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Радик Юльякшинны нахакка гаепләгәннәр

- Радик, син һәр концертыңнан соң тамашачыларың белән фотога төшәсең, моның өчен махсус баннерың да бар. Ә менә Октябрьский шәһәрендә концерттан соң тамашачы янына чыгып та тормагансың, гримеркада бикләнгәнсең. Алар сиңа хәзер "йолдыз чире" такканнар. - Көн дә концертлар... Мин ул көнне бик арыган идем. Йокы туймаган, өстәвенә, машинабыз да...

- Радик, син һәр концертыңнан соң тамашачыларың белән фотога төшәсең, моның өчен махсус баннерың да бар. Ә менә Октябрьский шәһәрендә концерттан соң тамашачы янына чыгып та тормагансың, гримеркада бикләнгәнсең. Алар сиңа хәзер "йолдыз чире" такканнар.

- Көн дә концертлар... Мин ул көнне бик арыган идем. Йокы туймаган, өстәвенә, машинабыз да юлдан чыгып очты. Концертым ике сәгать барса, аннан соң тагы 2 сәгать автограф бирәм, тамашачы белән фотога төшәм һәм моны кирәк дип саныйм. Үземнем кечкенә чакны хәтерлим: һәвакыт артистның янына барасы килә, аның белән фотосурәткә төшү хакында хыяллана идем. Тамашачым белән аралашу бернинди дә кыенлык тудырмый, аларга һәрвакыт якын булырга кирәк. Ә Октябрьский тамашачым мине гафу итсен, бу күренеш бүтән кабатланмас. "Йолдыз чире" - дөрес диагноз түгел, чөнки мин тиешле тәрбия алдым, гади гаиләдән...

- Икенче елны ул шәһәрдә концертыңа билетлар сатылмас дип борчылмыйсыңмы?
- Юк. Тамашачы минем яшәү рәвешемне "Инстаграм" аша карап бара. Тугрылары халәтемне аңлар дип уйлыйм. Бүген дә, ике тәүлек йокламый, иртән иртүк туры эфирга ашыктым. Йокыга вакыт калмый.

- Машинаңның юлдан чыгып очуы турында, күпертеп, "авариягә эләккән" дип тә яздылар. Руль артында булган йөртүчегә нинди җәза булды соң?
- Ул кешегә ышаныч югалды һәм ул хәзер бездә эшләми. Ә машинага улкадәр зыян килмәде, исәпләсәң, 20 меңлек ремонт кирәктер.

Зәйнәп СОЛОШИНА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса