Безнекеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөгелмә районында Алтын туй
Бөгелмә районының Восточный авыл җирлегендә яшәүче Сәхибулла Шәит улы һәм Карлыгач Байгүзәй кызы 50 ел бергә торуларын бәйрәм иттеләр. Гомер буе диярлек алар шушы совхозда эшләгәннәр. Гаилә тантанасының түрендә мактаулы кунак - авыл хуҗалыгы башлыгы Илдар Исмәгыйлев булды. Ул аларга ныклы сәламәтлек, бәхетле тигез тормыш теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
“Фемида года” иҗади бәйгесендә “Бөгелмә авазы” хезмәткәре Әлфинур Шәвәлиева “Татар телендә иң яхшы язма” номинациясендә мактаулы II урынга лаек булды
20 февраль көнне Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы хөкемдарларының Х конференциясе узды. Конференция һәм хөкемдарлар киңәшмәсе эшендә ТР Президенты Р. Миңнеханов, ТР Югары Суды рәисе И. Гыйләҗев, ТР Судьялар советы рәисе Р. Шәрифуллин, ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы З. Салихов һәм барлыгы 270тән артык делегат катнашты. Шушы ук...
-
Районның башкарма комитет хезмәткәрләре үзләренең көнлек эш хакларын ветераннарга күчерделәр
Бөгелмә муниципаль районы администрациясе хезмәткәрләре үзләренең көнлек хезмәт хакын «Милосердие» фондының махсус "Җиңү" исәбенә күчерделәр. Бу исәп-хисап Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек кысаларында ачылды. Бугульминский фонд социальной поддержки населения "Милосердие" ИНН 1645018548 КПП 164501001 р/с 40703810103029001815 в Бугульминском филиале ОАО "АкБарс" банка БИК 049205805 к/с 30101810000000000805
-
Чаңгычы Вероника Дергач яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
Чаңгы буенча бала һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Вероника Дергач Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелегендә катнашты. Көч сынашулар 10-15 февраль көннәредә Рыбинск шәһәрендә үтте. Вероника Республика кызлары җыелмасы арасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ләкин, кызганычка, әлеге ярышларның җиңүчесе булмады.
-
Бөгелмәле Александр Красныхның чираттагы җиңүе
10-13 февраль көннәрендә Пенза шәһәрендә Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Биредә "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Александр Красных та (тренер-укытучысы С. Кузнецов) катнашты. Александр 200,400 метрга ирекле йөзүдә һәм 4х200 метрга ирекле йөзү эстафетасында җиңеп, Республика һәм шәһәр данын лаеклы яклады.
-
Хезмәткә-хөрмәт
Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Бөгелмә муниципаль районы "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең авыр атлетика буенча тренер-укытучысы Николай Васильевич КАПИТОНОВка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
-
Тигез көчләр белән
7 февральдә Әлмәт шәһәрендә 2002 елгы үсмерләр арасында футбол буенча, Кышкы беренчелек ярышлары кысаларында, Әлмәт командасы белән Бөгелмәнең 2 нче балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе командалары көч сынашты, уен тигез исәп белән тәмамланды.
-
«КЭС-БАСКЕТ» чемпионаты финал уенына Бөгелмәгә ике йөздән артык Татарстанның мәктәп укучыларын җыйды
«КЭС-БАСКЕТ» чемпионаты финал уенына Бөгелмәгә ике йөздән артык Татарстанның мәктәп укучыларын җыйды Бөгелмәнең «Факел» спорткомплексында мәктәп укучыларының «КЭС-БАСКЕТ» баскетбол лигасы чемпионаты ачылды. Ул ТР 2014-2015 уку елы сезонының гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында барды. Татарстанда бу ярышлар 2009-2010 уку елыннан бирле бара. Ул вакытта республикадан 130 мәктәп катнашты. Бүген исә...
-
Һөнәре – участковый
Полиция участок уполномоченныйлары хезмәтенең тарихы - Россия тарихының аерылгысыз бер өлеше. Озак еллар яшәү дәверендә күпсанлы үзгәрешләр кичергән хезмәт ул. Формасы үзгәрә, исеме алышына, әмма асылы шул ук кала: участковый - хакимиятнең йөзе, ә полиция белән халык арасында элемтәче ул.
-
Иң яхшылар исәбендә
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында җөмһүриятебездәге дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларында эшләп килә торган "Сугыш ветераннары өчен иң яхшы палата-2014" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә 15 муниципаль районнан барлыгы 18 учреждение катнашты. Конкурс комиссиясе карары нигезендә, бәйгенең финал өлешенә 7 оешма чыга. Җиңүче дипломына ия булучылар арасында Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге...
-
"Арыслан" хоккей командасы спортчыларының зонаара ярышларда җиңүчеләр
Юбилейный" боз сараенда А.В. Тарасов исемендәге "Алтын шайба" исемендәге яшь хоккейчылар клуб призына бөтенрәсәй ярышларының республика зона туры ярышлары булып үтте. Турнирда алты команда катнашты. Уен барышында боз хуҗалары беренчелекне яуладылар. Алардан соң Лениногорск һәм Баулы районы командалары урын алды. Беренчелекне алган өч коллективта , февраль аенда Мамадыш районында узачак...
-
Авыр атлетика
10 - 11 гыйнварда Казан шәһәрендә 1998 елгы егет-кызлар арасында - Татарстан беренчелегенә, 1999 - 2001 елгы балалар арасында республика укучыларының Х спартакиадасы исәбенә авыр атлетика ярышлары узды. Ярышларда җөмһүриятебезнең төрле шәһәр-районнарыннан 15 команда составында барлыгы 100дән артык спортчы катнашты. Бөгелмә данын Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады...
-
Шахмат һәм шашка
Шәһәребезнең "Ак ладья" клубында төрле яшьтәге һәм квалификациядәге 50дән артык кеше катнашында блиц-турнирлар булып узды. 14 ветеран арасында тиз йөрешле шахмат ярышларында В. Айдуганов беренчелекне яулады. В. Әгъзамов - II, Г. Нуруллин III урында. Ир-атлар арасында О. Зыядов, Е. Чупахин, С. Голубев җиңүче-призёрлар булдылар. Үсмерләр арасында Н. Мөхәммәдиев, Г. Голубев,...
-
Чын иҗат кешесе ул
* "Энҗе бөртеге" конкурсына Бөгелмә төбәгендә әдәби иҗат утында янып яшәүче шигъри җанлы кешеләр элек-электән күп булган. Безнең Карабаш бистәсендә дә шундый иҗат кешесе яши. Ул - Мәрзия Зәкиҗан кызы Зарипова. Аның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынуым мине Мәрзия апаларга китерде. Арабызда, тормыш йомгагын сүтә-сүтә, күңелле генә сөйләшү башланып китте....
-
Билалыш батырлары
Агымдагы елның 13 - 15 декабрь көннәрендә Татарстанның Теләче бистәсендә 1997 - 1998 елгы үсмер егетләр арасында билбау көрәше буенча Дөнья беренчелеге ярышлары узды.