Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Чын иҗат кешесе ул

* "Энҗе бөртеге" конкурсына Бөгелмә төбәгендә әдәби иҗат утында янып яшәүче шигъри җанлы кешеләр элек-электән күп булган. Безнең Карабаш бистәсендә дә шундый иҗат кешесе яши. Ул - Мәрзия Зәкиҗан кызы Зарипова. Аның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынуым мине Мәрзия апаларга китерде. Арабызда, тормыш йомгагын сүтә-сүтә, күңелле генә сөйләшү башланып китте....

* "Энҗе бөртеге" конкурсына
Бөгелмә төбәгендә әдәби иҗат утында янып яшәүче шигъри җанлы кешеләр элек-электән күп булган. Безнең Карабаш бистәсендә дә шундый иҗат кешесе яши. Ул - Мәрзия Зәкиҗан кызы Зарипова. Аның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынуым мине Мәрзия апаларга китерде. Арабызда, тормыш йомгагын сүтә-сүтә, күңелле генә сөйләшү башланып китте.
Мәрзия апа 1939 елның 6 апрелендә Лениногорск районының Шөгер авылында туа. 1985 елда гаиләсе белән Бөгелмә районының Карабаш бистәсенә күчеп килә. Аннан соң инде 1992 елга кадәр битум заводында оператор булып эшли ул һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Аның беренче әсәре 1987 елда "Ленин байрагы" гәҗитендә басылып чыга. Иҗат эшен дәвам итеп, күңелгә хуш килә торган бик матур шигырьләр яза Мәрзия апа.
Кайтам әле Карабашка -
Авылымны күрергә,
Туган җирем тартып тора,
Ямь бирә ул күңелгә.
Карабашның Зәй сулары
Сокландырмый кемнәрне?
Оныталмам гомергә дә
Синдә узган көннәрне.
("Карабашым" шигыреннән).
Мәрзия апаның тормышы җиңел генә бармый. Язмыш аңа төрле сынаулар әзерли: шатлыклар да, кайгы-хәсрәтләр дә. "Әфганстан сугышы вакытында минем гаиләм зур кайгы кичерде. Улымның гомере әфган тауларында өзелде", - дип ачынып сөйли Мәрзия апа. Улына багышлап бәет тә язган ул.
Кайтмады шул газиз балам
Туып-үскән җиренә,
Ятып калды илне яклап,
Явыз дошман җирендә.
Үсеп җиткәч, балигъ булгач,
Ник алдыгыз баламны?!
Чит илләргә алып китеп,
Әрнеттегез ярамны!..
Чыннан да, йөрәкне тетрәндерә торган сүзләр. Сугыш кырларында күпме аналарның газиз балалары ятып калган... Илебездә сугышлар булмасын иде, күгебез һәрчак аяз булсын!
Мәрзия апа "Онытылмас еллар" дип исемләнгән драма да иҗат иткән. Ул бу әсәре өчен 1999 елда республика күләмендә үткәрелгән әдәби конкурста лауреат исеменә лаек була. Мәрзия апага киләчәктә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗат уңышлары теләп калам.
Лилия ГАЛИМОВА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең
7 "Б" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса