Иң яхшылар исәбендә
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында җөмһүриятебездәге дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларында эшләп килә торган "Сугыш ветераннары өчен иң яхшы палата-2014" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә 15 муниципаль районнан барлыгы 18 учреждение катнашты. Конкурс комиссиясе карары нигезендә, бәйгенең финал өлешенә 7 оешма чыга. Җиңүче дипломына ия булучылар арасында Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге...
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында җөмһүриятебездәге дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларында эшләп килә торган "Сугыш ветераннары өчен иң яхшы палата-2014" бәйгесенә йомгак ясалды.
Бәйгедә 15 муниципаль районнан барлыгы 18 учреждение катнашты. Конкурс комиссиясе карары нигезендә, бәйгенең финал өлешенә 7 оешма чыга. Җиңүче дипломына ия булучылар арасында Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге дә бар.
Моннан тыш, конкурс йомгаклары буенча Алабуга, Бөгелмә, Нурлат үзәк район хастаханәләре тигез дәрәҗәдә медицина җиһазлары белән дә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа