Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

“Фемида года” иҗади бәйгесендә “Бөгелмә авазы” хезмәткәре Әлфинур Шәвәлиева “Татар телендә иң яхшы язма” номинациясендә мактаулы II урынга лаек булды

20 февраль көнне Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы хөкемдарларының Х конференциясе узды. Конференция һәм хөкемдарлар киңәшмәсе эшендә ТР Президенты Р. Миңнеханов, ТР Югары Суды рәисе И. Гыйләҗев, ТР Судьялар советы рәисе Р. Шәрифуллин, ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы З. Салихов һәм барлыгы 270тән артык делегат катнашты. Шушы ук...

20 февраль көнне Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы хөкемдарларының Х конференциясе узды. Конференция һәм хөкемдарлар киңәшмәсе эшендә ТР Президенты Р. Миңнеханов, ТР Югары Суды рәисе И. Гыйләҗев, ТР Судьялар советы рәисе Р. Шәрифуллин, ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы З. Салихов һәм барлыгы 270тән артык делегат катнашты.

Шушы ук утырышта РФ һәм ТР суд системасының эшчәнлеген яктыртучы күмәк мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар өчен оештырылган "Фемида года" иҗади бәйгесендә җиңеп чыгучыларны тәбрикләделәр. Жюри рәисе "Казанские ведомости" газетасы мөхәррире Венера Якупова бәйгедә катнашучы 200ләп хезмәтнең биш номинациядә каралуын һәм татарча басмаларның да активлыгы артуын әйтте, аеруча ошаган хезмәтләр тәкъдим итүчеләр арасында бөгелмәләрне аерым телгә алды. Бу бәйгедә "Бөгелмә авазы" хезмәткәре Әлфинур Шәвәлиева "Татар телендә иң яхшы язма" номинациясендә мактаулы II урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса