Бөгелмә районының авыл хуҗалыгында эшләр кайный
Җәй айлары кем өчендер ял булып саналса, авыл халкы өчен үтә дә тыгыз чор бу. Алар һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша. Бүген авыл хуҗалыкларында аеруча җаваплы чор – печән өсте. Быел печән әзерләү ничек бара, бүгенге көндә авыл нинди эшләр белән мәшгуль? Шушы сорау белән Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать иттек.