"Яңарыш" приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү
«Пуговка» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре тегү фабрикасында экскурсиядә булып кайтканнар.
«Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тегү фабрикасында экскурсиядә булдылар.
Тегү производствосы мастеры Людмила Никулина барлык үткәрелә торган тегү операцияләре турында җентекләп сөйләде - модель эшкәртүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр.
Балаларга үтәлгән чигү үрнәкләренең күптөрлелеген, модельне эшләү, аны тукымага салу үрнәкләрен күрсәттеләр. Балалар осталарны тыңладылар һәм белгечләрнең эшен игътибар белән күзәттеләр, тегүче хезмәтенең җиңел булмавын һәм зур тырышлык, игътибарлылык, тегү операцияләрен үтәүдә төгәллек таләп итүен белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа