Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Прогресс авыл китапханәсе Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган акция үткәрде

Оештыручылар чарада катнашкан һәркемгә ромашка чәчәкләре һәм мәгълүмати буклетлар өләштеләр.

Китапханәче прогресслыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде, алар белән бергәләп гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, бәйрәм символы ромашка белән таныштырды. Борынгыдан ак таҗлы әлеге чәчәк саф мәхәббәт билгесе булып саналган. 

Акциядә катнашучылар үз гаилә тарихлары белән дә бүлештеләр. Раил һәм Асия Абязовларның гаилә стажы 48 ел. Алар ике кыз һәм биш оныкларының матур тормышларына сокланып яшиләр, Гыйбадуллиннарныкына — 10 яшь, алар унөч оныкның бәхетле әбисе белән бабасы, Варзановлар гаиләсе арада иң яше. Алар нибары өч ел бергә. 

Оештыручылар чарада катнашкан һәркемгә ромашка чәчәкләре һәм мәгълүмати буклетлар өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса