Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Патруль хезмәте инспекторлары суыкта машина тәрәзәсе ябылмаган автоледига ярдәм иткән

Тәртип сакчылары җитешсезлекләрне бетерергә булышкан, шуннан соң машина йөртүче кыз юлын дәвам иткән.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары суыкта машина тәрәзәсе ябылмаган автоледига ярдәм иткән.

 «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, Казан-Оренбург трассасында патрульдә вакытта полициянең өлкән лейтенанты Ленар Нуриевка һәм полиция лейтенанты Вадим Бочкаревка «Инфинити» машинасы йөртүчесе мөрәҗәгать иткән. Машина йөртүче кыз пыяла күтәрткеч ватылуын, тәрәзә ачык торуын һәм машинада бик салкын булуын сөйли. Моннан тыш, автомобильнең тәгәрмәченә зыян килгән.

Полицейскийлар чит ил машинасын төзәтергә булышкан, шуннан соң кыз үз юлын дәвам иткән. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса