Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Парк-скверлар иләк аша уздырыла

Татарстанда 2015 ел Парклар һәм скверлар елы, дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында Казанның күп кенә яшел зоналары үз йөзен яңартты. Парк-скверларның кайберләре капиталь төзекләндерелде. Хәзер инде республика районнарына да чират җитте. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман үзенең командасы белән бергә республика районнарындагы парк һәм скверларның ничек эшләве белән таныша....

Татарстанда 2015 ел Парклар һәм скверлар елы, дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында Казанның күп кенә яшел зоналары үз йөзен яңартты. Парк-скверларның кайберләре капиталь төзекләндерелде. Хәзер инде республика районнарына да чират җитте.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман үзенең командасы белән бергә республика районнарындагы парк һәм скверларның ничек эшләве белән таныша. Алар Әлки, Лениногорск, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Яңа Чишмә, Зәй, Менделеевск, Әгерҗе, Мамадыш, Чирмешән, Аксубай, Нурлат, Алексеевск, Питрәч, Әтнә, Теләче районнарында булган инде.

- Кайсы районга барачагыбызны без park.tatar сайтында бер тәүлек алдан хәбәр итәбез. Президент ярдәмчесенең районнарга эш сәфәренең максаты - район башлыклары белән бергә Парклар һәм скверлар елына нәтиҗәләр ясаудан гыйбарәт. Моннан тыш, киләсе елга планнар белән дә танышачакбыз. Елга-күлләр булган һәр районда без су буйларындагы объектларны да күзәтәбез. Бу - 2016 елның Татарстан Президенты тарафыннан Су саклау зоналары елы дип игълан ителүе белән бәйле. Чөнки киләсе елда су буендагы объектлар да төзекләндереләчәк, - дип белдерде җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге белгече Радмила Халикова.

Район башлыклары яшел зона объектлары белән шәхсән үзләре таныштырса, архитекторлар проектларның ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуын тикшерә, белгечләр үз киңәшләрен бирә. Һәр районда әлеге яшел зоналар турында махсус мәгълүмат биреп барылырга тиеш. Нәкъ менә шулар буенча кешеләр парк-скверларда нинди чаралар уздырылуын белә алачак.

Парк -скверлар "иләк" аша уздырыла. Әйтергә кирәк, районнардагы очрашулар нәтиҗәсендә махсус рейтинг та төзеләчәк. "Әлегә шунысын гына әйтә алам: һәр районда парк-скверларны төзү-төзекләндерелүгә төрлечә якын килгәннәр. Һәрберсенең уңай, шул ук вакытта җитешмәгән яклары да бар. Ләкин хәзерге вакытта без кайсы да булса бер районны аерым билгеләп үтә алмыйбыз", - диде Радмила Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса