Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ноябрьдә татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә

Бәйрәмнәр алдыннан эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай итеп, 2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Чыганак: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса