Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Җиңү - буыннар йөрәгендә” Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу кичәсе

“Якшәмбе көн ветеран белән” һәм “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” социаль проектлары кысаларында, тыл ветераны белән очрашу кичәсе үтте

“Якшәмбе көн ветеран белән” һәм “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” дип атала торган социаль проектлар кысаларында, Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаган балалар белән бергә, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Гандәлиф Талыйп кызы Кәримова янына бардылар.  

Гандәлиф Талыйп кызы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек яшәүләре турында балаларга бик җылы мөгамәләдә сөйләде. Сугыш мәхрүмлекләре, газаплар, ачлык-ялангачлык, үлемнәрне күп күрү балаларны бик иртә олыгайта. Шул ук вакытта әлеге вәзгыять аларда рухи көч, кыюлык, Ватан хакына, Җиңү хакына батыр адымнар башкарырлык, кыю гамәлләр эшләрлек, үз-үзеңне корбан итә алу сәләте дә тәрбияли.  

Ветеран үзенең зур гаиләсе турында сөйләде, гаилә альбомыннан истәлекле һәм хәзер инде тарихи булган фоторәсемнәр, юбилей медальләрен, ә тагын фашизмны җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне, сугыштан соңгы авыр еллардагы фидакарь хезмәте өчен бирелгән Мактау грамоталарын күрсәтте. 

Балалар аның сөйләгәннәрен тын калып, тирән игътибар белән тыңладылар. Тиздән Җиңүгә тирәнтен ышанып, фронтта аяусыз сугышкан, тылда шул хакка үз-үзләрен белештерми көн-төн хезмәт иткән кешеләр тормышы турында ткүп кызыклы һәм кызганыч нәрсәләр белделәр. 

Очрашу ахырында балалар ветеран-әбиебезгә мавыктыргыч  әңгәмәсе, кызыклы тарихи мәгълүматлар өчен рәхмәт әйттеләр. Ә рәхмәтнең иң зурысы Җиңү һәм Тынычлык хакына фидакарь хезмәте белән зур өлеш керткәне өчен әйтелде. Очрашуга алып килгән күчтәнәч өчен дә мөхтәрәм зат бик шат булды.  

 

Марина ТОКМАЧЕВА, социаль эшләр буенча белгеч

Светлана КИРДИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса