Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә ялган аракы саткан ир кешегә карата хөкем карары чыгардылар

37 яшьлек М. кеше гомеренә һәм тормышына куркыныч яный торган продукциия саткан өчен (РФ Җинаятьләр Кодексының 238 нче маддәсе, 1 нче өлеше) гаепләнә. Агымдагы елның яз аенда ул таныш булмаган бер кешедән 100 литр спиртлы сыекча сатып ала. Аның кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булу ихтималын белгән аркылы, үзәк суүткәргеч краныннан...

37 яшьлек М. кеше гомеренә һәм тормышына куркыныч яный торган продукциия саткан өчен (РФ Җинаятьләр Кодексының 238 нче маддәсе, 1 нче өлеше) гаепләнә.

Агымдагы елның яз аенда ул таныш булмаган бер кешедән 100 литр спиртлы сыекча сатып ала. Аның кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булу ихтималын белгән аркылы, үзәк суүткәргеч краныннан агызып алган чистартылмаган су белән сыеклап, аның бер өлешен "Татспиртпром" җәмгыяте хезмәткәренә саткан...

- Судта ул үз гаебен тулысынча таныды, - дип хәбәр итәләр Бөгелмә шәһәр прокуратурасыннан.

Үз гаебен танып, кылган гамәлләре өчен үкенүен һәм тәрбиясендә ике баласы булуын истә тотып, суд М.га җәза чарасы итеп 15 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды.

Карар әле үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса