Социаль пособиеләр махсус картага гына күчереләчәк
Бу хезмәт картаның халыкара түләү системасы вакыты чыкканчы, әмма 2020 елның 1 июленә кадәр генә башкарыла
Кайбер социаль пособиеләр, шул исәптән бала акчалары “Мир” картасына гына күчереләчәк. Исемлеккә радиация тәэсиренә эләгүчеләргә түләнүче вакытлыча хезмәткә яраксызлык пособиесе, йөклелек чорында, бала тапкач, медицина оешмасына иртәрәк исәпкә баскан өчен хатын-кызларга һәм бала тапкач берәр тапкыр түләнүче пособиеләр, шулай ук бәби тапкач, бала караган өчен ай саен түләнүче акча алучылар кергән. Социаль иминият фонды әлеге пособиеләрне алучыларга гариза язганда “Мир” картасы номерын күрсәтүне сорый. Бала караган өчен айлык акча 2019 елның 1 маена кадәр түләнә башлаган икән, “Мир” картасына бәйле булмаган банк исәп-хисабына да күчерелә ала. Бу хезмәт картаның халыкара түләү системасы вакыты чыкканчы, әмма 2020 елның 1 июленә кадәр генә башкарыла.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа