Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмәнең «Ялкын» приютында балигъ булмаган балаларны уңышлы тернәкләндерү өчен китапханә технологиясе кулланалар.

"Ялкын" социаль приюты тәрбиячеләре балалар белән эшләүдә тәрбияләнүчеләрне уңышлы тернәкләндерү өчен бик күп технологияләр, методлар һәм алымнар кулланалар.

Шулай итеп, китап терапиясе һичшиксез , балаларның әхлакый, эстетик, акыл үсешендә кирәк, ул грамоталылыкны, гомуми мәдәни дәрәҗәне үстерә, шәхеснең рухи нигезен формалаштыра, дип саный учреждение белгечләре.

Соңгы вакытта китапка мөнәсәбәт үзгәрде. Телевидение һәм компьютер барлыкка килү белән, мәгълүмат агымы моңарчы күрелмәгән көч белән кешегә йогыш ясый.

Балалар компьютерны укырга өйрәнгәннән иртәрәк үзләштерә. Тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, барлык җәмгыятләрнең язмышы үсеп килүче буынга бәйле, шуңа күрә яшь укучыларыбыз өстенлекле төркем булып торалар. Социаль приютта тәрбиячеләр балаларга төрле формалар һәм методлар кулланып китапка мәхәббәт уяталар. "Ялкын" инновацион китапханәсе утырышларының берсе "Салават күпере", "Ялкын" журналларын укудан һәм Татарстан тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында фикер алышудан башланды, ТАССР язучыларының биографияләре һәм әсәрләре буенча виртуаль экскурсиядән гыйбарәт булды; яраткан халык әкиятләре әсәрләре буенча театральләштерелгән эшчәнлек бәйгесе оештырылды. Бу чара 17 яшүсмернең грамоталылыгын арттырырга ярдәм итте, уку күнекмәләрен үстерергә, шулай ук мәгълүмати – коммуникатив технологияләрдән файдалана белергә ойрәтте.

Анастасия Натальина, директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса