Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларга Җир-Ана дәшә.

Ел саен апрельнең беренче якшәмбесендә бөгелмәлеләр арасыннан бик күпләр һөнәри бәйрәмнәрен – Геологлар көнен билгеләп үтәләр.

Бу бәйрәм 1966 елдан, совет геологларының илнең минераль-чимал базасын ныгытуга керткән зур хезмәт өлешен бәяләү йөзеннән билгеләп үтелә башлый.

         Бүгенге көндә җир асты байлыкларының яңа офыкларын ачу белән шөгыльләнүчеләрнең берсе –“ТНГ-Групп” компаниясенең геология бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов. 

Илдар Миргалиян үзе геолог булып китүен очраклы хәл дип, көлеп сөйли. 1994 елда дустына иптәшкә ияреп кенә киткән һәм Казан университетының геология факультетына укырга барып кергән. Диплом алгач, туган җирендә – Баулы нефть-газ чыгару идарәсендә эшләргә ниятләгән булган. Әмма язмыш аңа башка юнәлеш бирә. Әле соңгы курсларда укыганда ук ул вакытта “Татнефтегеофизика” акционерлар җәмгыятенең  кадрлар бүлеге начальнигы булып эшләүче Андрей Николаевич Ситников белән таныша. Геология фәнен алга җибәрергә теләүчеләр өчен бу җәмгыятьтән дә яхшырак урын юклыгына студентларны тәмам ышандыра ала ул. 

–  25 кешелек төркемнең яртысыннан күбебез ул елны Бөгелмәгә эшкә кайттык. Унивеситет теоретик яктан көчле белем бирде, Ә “ТНГ”ның ул вакытта техник яктан яңабаштан кораллана башлаган чагы, яңа техника, җиһазлар, компьютерлар безгә ул белемне гамәлдә кулланырга мөмкинлек бирде, – дип сөйли бүлек начальнигы. – Ул вакыттан калганнар без хәзер предприятиедә дүртәү генә инде, башкалар бүтән компанияләргә таралышып бетте. Әмма элемтәләр өзелми, студент вакыттагы дуслык дәвам итә, еш очрашып торабыз, эш буенча да аралашабыз. Һәр биш ел саен очрашуыбыз Казанда уза безнең.

Узган ел бу факультетны тәмамлаучылар университеттан китүләренең  егерме еллыгын билгеләп үткән. Аларны язмыш Җир шарының төрле почмакларына тараткан: Төньяк, Ямал ярымутравы һәм Сахалиннан алып, Вьетнам җирләрендә дә эшлиләр алар. Никадәр катлаулы һәм авыр булмасын, берәү дә үз һөнәренә хыянәт итмәгән.

– Бу безнең эш, алай гына да түгел, үзебез сайлаган язмыш юлы, – ди геолог. – Безнең предприятие лидер санала, җир асты байлыкларын эзләүнең яңа технологияләрен булдыра. Һәрвакыт яңа нәрсәләр өйрәнергә, яңа идеяләр эзләү юлында булырга туры килә, шуңа да безнең эшне бертөрлелеккә төрелгән дип берничек әйтеп булмый. Катлаулы бурычларны хәл итәргә туры килгән чаклар күп. Ливия, Ангола, Сүрия, Ирак – Бөгелмә геофизиклары кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт уңышка ирешәбез.    

Бүгенге көндә “ТНГ-Групп” белгечләренең бөтен игътибары Арктикага һәм Карск диңгезенә юнәлгән. Климаты һәм географик шартлары катлаулы булган үзенчәлекле төбәк бу. Илгә искиткеч күп нефть һәм газ запасы бирергә сәләтле җир. Сейсморазведчиклар эшенә, алар тапкан мәгълүматларны дөрес аңлауга һәм интерпретацияләүгә күп нәрсә бәйле. Хәзерге технологияләр Бөгелмәдән торып та эш барышындагы бөтен яңалыкларны белеп торырга мөмкинлек бирә. Кирәк икән, геология бүлеге җитәкчесе кичекмәстән геофизик эзләнүләр барган урыннарга чыгып китәргә һәрчак әзер тора.

Ә өйдә аны хатыны, мәктәп яшендәге ике кызы көтә. Рузилә ханым белән алар геофакта бергә укыганнар. Бөгелмәгә дә бергәләп кайтканнар, бер предприятиедә эшлиләр.

– Фикер алышабыз, бәхәсләшәбез, бер-беребезгә гел булышабыз. Эш белән шәхси тормыш бергә үрелгән инде безнең, – ди Илдар Миргалиянович. Егерме елдан артык гел бергә без.   

         Геологлар көне дә аларның гаилә бәйрәме булып санала. Хезмәттәшләренә дә алар бары тик уңышлар гына телиләр:

– “ТНГ-Групп”та эшләүчеләргә генә түгел, ә бу игелекле эшкә мөнәсәбәте булган һәркемгә дә. Яшьләргә һәм ветераннарга, төрле һөнәр ияләренә – яңа ачышлар! Яңа ятмалар табу җәһәтеннән генә дә түгел, ә яңа идеяләр, фикерләр ягыннан да. Ә тагын – сәламәтлек һәм түземлелек. Кризислар килә тора, китә тора, ә “ТНГ-Групп” көчле булып кала, ныгый бара, алга атлый, булган белем һәм мөмкинлекләрне киңрәк куллану өчен эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен ача тора.

 Валентин ЮШАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса