Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Халык” исеменә ия булганнар

Акбаш авылы һәм Карабаш бисәтәсенең үзешчән коллективларының эшен республика күләмендә югары бәяләделәр

Акбаш авылының  “Мастерица” декоратив-гамәли иҗат студиясе 2013 елда оеша. Аның җитәкчесе – күпфункцияле үзәк мөдире Тамара Трифонова. Коллектив шәһәр һәм район күләмендәге чараларда актив катнаша. Төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм фестивальләр лауреаты. “Халык” исемен алу “Мастерица” студиясенең бай эчтәлекле, иҗади тормышының якты күрсәткече булып тора.

         Чираттагы тапкыр Карабаш мәдәният йортының театр коллективы “Халык” исеменә лаек булуын раслады. Иҗади эшчәнлеген  иҗат төркеме 1993 елдан башлап алып бара. Үзешчән коллектив составында – төрле яшь вәкилләре һәм төрле һөнәр ияләре. Аларның барысын да театрга мәхәббәт берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса