Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Евровидение-2021»дә Россияне Manizha тәкъдим итәчәк

Җырчыдан тыш, конкурста катнашуга #2Маши дуэты һәм Therr Maitz төркеме дә дәгъва итте.

Җырчы Manizha «Русская женщина» («Рус хатын-кызы») композициясе белән «Евровидение-2021» халыкара җыр конкурсында Россия данын яклаячак. Бу хакта Беренче канал эфирында сайлап алу этабын алып баручы Яна Чурикова хәбәр итте.

«2021 елда» Евровидение»гә Бөтенроссия халык тавышы белән сайлап алынган Russian Woman җыры белән Manizha барачак», - дип белдерде Чурикова.

«Мин сезгә бу ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мин сынатмаячакмын, мин барысын да дөрес эшләячәкмен», - дип вәгъдә итте җырчы. Сайлап алуда җиңүен ул әбигә багышлаган, аның сүзләренчә, ул һәрвакыт оныгының уңышына ышанган.

Manizha өчен тамашачыларның 39,7%ы тавыш биргән, башлангыч селекция нәтиҗәләре буенча конкурста катнашуга #2Маши дуэты һәм Therr Maitz төркеме дәгъва кылды. Әмма алар тамашачылардан азрак тавыш җыйды - 35,7% һәм 24,6%.

«Евровидение-2021» быел май аенда Роттердамда узачак. 2020 ел конкурсы Covid-19 коронавирус пандемиясе сәбәпле оештыручылар тарафыннан гамәлдән чыгарылган. Россия данын бер ел элек якларга тиешле Little Big төркеме бу юлы сайлап алуда катнашудан баш тартты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса