Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Рульдә булсаң, һәркем өчен җаваплы

Бөгелмәдә пассажиры үлгән машина йөртүчене хөкем иттеләр.

Хөкем ителүче машинасында барганда, юл торышын һәм метеорологик шартларны исәпкә алмаган, нәтиҗәдә, башка автомобиль белән бәрелешкән. Аның саксызлыгы нәтиҗәсендә салондагы пассажирының гомере өзелгән.

          Агымдагы елның гыйнвар башында, әлеге шофёр машина белән идарә иткәндә, юлның юеш карлы – бозлавык икәнен, ә юл читендәге урынның хәрәкәт өчен куркыныч булуын исәпкә алмаган. Сәгатенә 60-70 километр тизлек белән хәрәкәт иткәндә (ә ул көндәге юл шартларында бу тизлек иминлекне берничек тә тәэмин итә алмый), юлның транспорт хәрәкәте тыелган өлешенә – читенә чыга. Алгы тәгәрмәче куркыныч җирлеккә эләгеп, ул идарәне югалта һәм шуышып киткән машинаны туктата алмыйча, каршы хәрәкәт юлына барып чыга, нәтиҗәдә каршыга килүче машина белән бәрелешә. Әлеге  юл-транспорт һәлакәтендә автомобильнең арткы утыргычында булган, куркынычсызлык каешын эләктерелгән пассажир вакыйга урынында үлә.

Суд хөкем ителүчене Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты, ул 2 ел да 6 айга сынау срогы белән 2 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса