Фаҗига кичә көндез Столбище авылында килеп чыккан.
Лаеш районының Столбище авылында чүп ташый торган машина манипуляторы астында калган ир-ат һәлак булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе шул хакта хәбәр итте.
Кичә көндез Столбище авылының Кооператив урамындагы 7нче йорт янында ир-атның манипулятор җайланмасы астына кысылуы турында хәбәр иткәннәр.
Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, 54 яшьлек ир-ат чүп ташый торган «КАМАЗ» машинасының манипуляторы астында кысылып калган.
Коткаручылар гидравлик пресс ярдәмендә мәрхүмнең мәетен машина астыннан алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: «Татар-информ»