Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз шәһәр урамнарының берсендә билгесез ир-атның һөҗүменә дучар булды

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3нче тикшерү изоляторы хезмәткәре җинаятьчене куып җитә һәм тоткарлый.

Җинаятьче хатын-кыз кулыннан 1 600 сум күләмендә акчасын тартып ала һәм качарга тырыша. Зыян күрүченең ярдәм сорап кычкыруын якында узып баручы 3нче тикшерү изоляторы хезмәткәре Игорь Козин ишетә. Озак уйлап тормыйча, ул хатын-кызга ярдәмгә ташлана.

Җинаять-башкарма системасы хезмәткәре җинаятьчене куып җитә, аны тоткарлый һәм полицейскийларга тапшыра.

Күрсәткән кыюлыгы, хезмәт һәм гражданлык бурычларын үтәве һәм җинаятьне булдырмый калуы өчен 3нче тикшерү изоляторы җитәкчелеге Игорь Козинга рәхмәт белдерде.

Хәзерге вакытта хезмәткәрне бүләкләү мәсьәләсе хәл ителә.

Россия ҖҮФХнең ТР буенча матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса