Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә банк хезмәткәре акча урлауның үзенчәлекле төрен уйлап тапкан

Үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, ул законсыз рәвештә банк картасын чыгаруга гариза рәсмиләштергән һәм чит кеше акчасын үз максатларында файдаланган.

Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз чит кешенең банк картасыннан зур күләмдә акча урлаган өчен суд каршына баскан. Суд утырышы барышында ачыкланганча, ул гражданнарга банк хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләгән, банк клиентының банк кертеменең шәхси счетына керү мөмкинлеге булган һәм, үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, гр. К.ның акчасын урлаган.

Хатын-кыз хезмәт вазифасыннан файдаланып, гр. К. исеменә аның ризалыгыннан башка законсыз рәвештә банк картасын чыгаруга гариза рәсмиләштергән. Аннары мемориаль ордерда һәм чекта пин-код булдыру өчен гр. К.ның ялган имзасын куеп, аның исеменә законсыз рәвештә шәхси счеты һәм пин-коды белән банк картасы алган. Шул рәвешле, ул үзенә банк кертеменең шәхси счетыннан банк картасының шәхси счетына акча күчерү һәм алга таба урланган акча белән төрле операцияләр кылу өчен техник мөмкинлек тәэмин иткән.

Шуннан соң, шәхси мәгълүматларны яшерү максаты белән, банк картасының алгы ягыннан аның хуҗасының фамилиясен һәм исемен укып булмаслык итеп бозган. Аннары әлеге картаны улына кулланырга биргән, аны үзенеке дип аңлаткан һәм акча белән үзе теләгәнчә файдалана алуын әйткән.

Хөкем ителүченең гамәлләре белән зыян күрүчегә 699 420 00 сум күләмендә матди зыян китерелгән.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган, тәүбә иткән, аның һәм улының матди яктан авыр хәлдә булуын, шул рәвешле аңа ярдәм итәргә теләгәнен аңлаткан. Тикшерү барышында ул үз теләге белән зыян күрүчегә 80 000 сум күләмендә зыянны каплаган, калган сумманы банк зыян күрүченең шәхси счетына мөстәкыйль рәвештә күчергән.

Җәза төрен билгеләгәндә йомшартучы шартлар сыйфатында суд хөкем ителүченең үз гаебен тануын, кылган гамәлләре өчен үкенүен, үз теләге белән зыянны өлешчә каплавын, зыян күрүченең кырыс җәза таләп итмәвен, шулай ук аның җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр тартылуын, элеккеге эш урынында уңай характерлануын исәпкә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса