2027 елда Рамазан ае 8 февральдә башлана
Хокук һәм вәзгыять

2027 елда Рамазан ае 8 февральдә башлана

Бу киләсе елга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман бәйрәмнәре календареннән күренә.

2027 елда ураза 29 көн дәвам итәчәк, уразаның соңгы көне 8 март булачак.

9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашаудан, эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып тора.