Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә 9 кеше административ җаваплылыкка тартылды

Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә, 12–18 августка кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары тугыз ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда А. Ижбулатовны, Е. Савичевны, Б. Алланиязовны, М. Атласовны, С. Кулагинны, Н. Чепкуновны, В. Бортниковны, Т. Полякованы, Е. Савичевны, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар. 

Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 45 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар. 

Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә