Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бергәләп тотынсак, җиңәрбез

“Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” – Бөгелмә районы территориясендә әнә шундый баш астында махсус акция старт алды.

Ул 16 мартта башланып китте һәм шушы айның 27есенә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чараның максаты – наркотикларның законсыз әйләнеше очракларын ачыклау һәм аларны медицина таләбе нигезендә булмаган куллануларны профилактикалау. Бөгелмә районында яшәүчеләр шулай ук наркотикларга бәйлелекне профилактикалау, кешеләрне дәвалау, тернәкләндерү мәсьәләләре буенча консультация ала, тәкъдимнәрен җиткерә, теләкләрен әйтә алачак.

Әгәр сез актив гражданлык позицияле кеше һәм наркотикларга кагылышлы законсыз гамәлләргә каршы торырга, полиция хезмәткәрләренә бу эштә ярдәм итәргә телисез икән, “102” яки 8 (85594) 6-96-02 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

ТР Эчке эшләр министрлыгы гражданнарның наркотик һәм психотроп матдәләрнең таралуына, кулланылуына бәйле барлык законсыз эшләр турында республикабызның тәүлек әйләнәсенә эшли торган ышаныч телефонына шылтыратуларын сорый: (843) 291-20-02.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X