Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов турында полиция вәкилләре үз фикерләрен җиткерде

Бүген Татарстан буенча Эчке Эшләр Министрлыгы вәкилләре, журналистлар белән очрашып, хәбәрсез югалган татарстанлылар турында сөйләштеләр. Әлеге очрашуда җәмәгатьчелектә бик зур гауга куптарган Сөләйман хәзрәт Зарипов темасы да яңгырады. «Реальное время» корреспонденты хәбәр итүенчә, имамны эзләү һаман да бернинди нәтиҗә бирми. Үзенең чыгышында министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы, полиция подполковнигы Сергей...

 

Бүген Татарстан буенча Эчке Эшләр Министрлыгы вәкилләре, журналистлар белән очрашып, хәбәрсез югалган татарстанлылар турында сөйләштеләр. Әлеге очрашуда җәмәгатьчелектә бик зур гауга куптарган Сөләйман хәзрәт Зарипов темасы да яңгырады.

«Реальное время» корреспонденты хәбәр итүенчә, имамны эзләү һаман да бернинди нәтиҗә бирми.

Үзенең чыгышында министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы, полиция подполковнигы Сергей Королев билгеләп үтүенчә, төп ярдәм волонтерлар тарафыннан гына күрсәтелә. Королев бу җитди эштә зур активлык күрсәткән «ЛизаАлерт», «Поиск пропавших детей», «Василиса» (Яр Чаллы), «След» (Түбән Кама), «Надежда» (Алабуга) кебек волонтер отрядларын атады.

Башлангыч этапта хәзрәтне эзләү актив алып барылса да, хәзерге вакытта подполковник бу алымның эффектив булмавын ассызыклый.

Бу уңайдан ул Борисоглебскта югалаган егетне дә мисал итеп китерде. Күпме волонтерның әлеге урында эзләү эшләре алып барып та, егетне тапмауларын, ә мәетне исә кар эрегәч кенә табуларын сөйләп үтте. Моннан тыш, Сергей Королев Сөләйман Зариповның махсус хезмәтләр тарафыннан табылуы хәбәрен дә расламады.

- Махсус хезмәтләр тарафыннан тоткарланса, күпмедер вакыттан без бу турыда ишетми-белми калмас идек, - дип саный Королев.

Сөләйман хәзрәт Зарипов турында язган соңгы рәсми мәгълүматны моннан укый аласыз.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса