Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

ӘЙДӘГЕЗ, ТАТАРЧА СӨЙЛӘШИК!

21 февральдә - Бөтендөнья туган телне саклау көнендә без, Бөгелмә шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, "И туган тел, и матур тел" темасына сыйныф сәгате үткәреп, "Мин татарча сөйләшәм!" дигән акцияне башлап җибәрдек. Әлеге акциядә мәктәбебезнең укытучылары да, укучылары...

21 февральдә - Бөтендөнья туган телне саклау көнендә без, Бөгелмә шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, "И туган тел, и матур тел" темасына сыйныф сәгате үткәреп, "Мин татарча сөйләшәм!" дигән акцияне башлап җибәрдек. Әлеге акциядә мәктәбебезнең укытучылары да, укучылары да теләп катнаша. Дәресләрдә төрле кызыклы бәйгеләр, викториналар уздырып, татар теленең байлыгын, үзенчәлеген күрсәттек. Җырлы-биюле, сюжетлы-рольле уеннар башлангыч сыйныф укучыларында татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята. Әкият геройлары Белмәмеш, шук малай Шәвәли дә татар телен өйрәнүгә ярдәм итәләр, "адашканда" юл күрсәтәләр.

Әлеге чараларга әзерлек вакытында без татар язучыларының, шагыйрьләренең тормышы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат тупладык. Атна саен үткәрелә торган сыйныф сәгатьләрендә, тәнәфесләрдә рус телле укучыларыбыз да татарча аралашырга тырышты.
Татарча сөйләшүгә җәлеп итү максатыннан, эшне иң беренче үзебездән - мәктәптән башладык. Мәктәп директоры Вячеслав Викторович Парфенов белән сөйләшү укучыларга бик ошады. Алар директорга значок һәм сүзлеккулланма бүләк иттеләр (өстәге рәсемдә). Ә директор укучылар белән аралашып кына калмады, татар телен тирәнтен үзләштерергә чакырды. "Сөйләшсәгез генә телне беләчәксез, аның өчен татарча белгән дусларыгыз, татар теле укытучылары белән һәрдаим аралашырга кирәк. Әгәр бала берничә тел белсә, ул яхшы укыячак, димәк, киләчәге дә өметле", - диде һәм истәлеккә бүләкләр бирде. Укытучылар белән аралашканнан соң "Мин татарча сөйләшәм!" значоклары тагып, укучыларыбыз төркемнәргә бүленеп, төрле җәмәгать урыннарында ("Казанские аптеки" даруханәсендә, "Магнит" кибетендә, автобуста) булдылар. Һәр урында татарча сөйләшү өчен үзләре төзегән сүзлек-кулланма тараттылар, әңгәмә кордылар, эмблемалар бүләк иттеләр.
Укучыларыбыз "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе вакытында гына түгел, ә ел әйләнәсендә татарча сөйләшик дигән фикердә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса