Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Пенсионерларга нәрсә бирмиләр

Агымдагы елның 1июненнән башлап, Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы идарәсе территориаль бүлекләре органнары тарафыннан татарстанлыларга пенсия кенәгәләре бирү туктатыла. Бу 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Иминият пенсияләре турында" дигән Федераль Законга нигезләп эшләнә. Законда пенсия билгеләү, кабат чутлау, төзәтмәләр кертү һ.б. тәртипләргә кагылган яңа кагыйдәләр бәян ителә. Яңалыклар 2015...

Агымдагы елның 1июненнән башлап, Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы идарәсе территориаль бүлекләре органнары тарафыннан татарстанлыларга пенсия кенәгәләре бирү туктатыла. Бу 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Иминият пенсияләре турында" дигән Федераль Законга нигезләп эшләнә. Законда пенсия билгеләү, кабат чутлау, төзәтмәләр кертү һ.б. тәртипләргә кагылган яңа кагыйдәләр бәян ителә. Яңалыклар 2015 елдан лаеклы ялга чыгучыларга, туендыручысын югалту, яисә инвалидлык алу сәбәпле пенсия билгеләнүчеләргә кагыла. Әлеге үзгәрешләр Татарстанда яшәүче пенсионерларның социаль хокукларын яклау юнәлешендәге эшләргә комачаулык тудырмасмы? Бу хакта - Россия Пенсия фонды ТР идарәсе Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге начальнигы урынбасары Елена ЛАТЫЙПОВА аңлатмасында.

 

Әйе, 1 июннән башлап, республикабызда лаеклы ялга чыгучыларга һ.б. пенсия кенәгәләре бирү туктатыла.
Бер яклап, пенсия кенәгәсенең, документ буларак, роле әллә ни зур түгел иде: кенәгә беркайчан да гражданинның шәхесен раслаучы документ буларак кулланыла алмады, шуңа күрә аның белән самолётка я поездга билет сатып алу, шифаханәгә юллама рәсмиләштерү, даруларга булган ташламалардан файдалану, банкта кредит алу кебек эшләрне башкарып булмый иде. Шулай да, икенче яклап, кайбер шартларда кенәгә пенсионерның статусын раслау өчен хезмәт итә иде әле. Мисал өчен, җәмәгать транспортында йөрергә социаль карта, шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен ташламалы билет алганда, яисә кайбер даруханәләрдә каралган "пенсия ташламасы"ннан файдаланганда, "Хезмәт ветераны" категориясе бирелгәндә һәм башка кайбер очракларда.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, үз эшләрен оештырганда гражданнар тарафыннан пенсия кенәгәсе күрсәтелгәндә бирелә, яисә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне дә исәпкә алуларын үтенеп, федераль салым хезмәтенә, халыкны социаль яклау, субъектларның югары дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итте.
Закондагы үзгәрешләр Татарстанда яшәүче пенсионерларның социаль хокукларын гамәлгә ашыруга бер зыян да китермәячәк. Пенсионерга аның статусын раслаучы документ кирәк була икән, урындагы Пенсия фонды бүлегендә аңа пенсиянең кайчан, нинди срокка һәм күпме билгеләнүе турында белешмә бирәчәкләр.
Андый белешмәгә, кирәк очракта, Россия Пенсия фондының сайты аша алдан ук заказ бирергә дә була ("Предварительный заказ документов" бүлеге, яисә "Личный кабинет застрахованного лица" аша), аннары клиентларга хезмәт күрсәтә торган бүлеккә килеп, әзер белешмәне аласы гына кала. Шул ук вакытта закондагы яңа кагыйдәләр пенсионерларга элек бирелгән кенәгәләрне гамәлдән чыгармый. Бу яңалык бары тик пенсиягә яңа чыгучыларга гына карый. Сораулар һәм мөрәҗәгатьләр өчен интернет-адреслар һәм телефоннар:
ПФРның кайнар линиясе: 8-800-510-5555
ПФРның ТР буенча кайнар линиясе: (843) 279-27-27
Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru
Социаль челтәр: vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt
Микроблог: twitter.com/PFR_TATARSTAN
Россия Пенсия фонды ТР бүлеге матбугат хезмәте: 8(843) 279-25-13, 279-25-14, 279-25-11
E-mail: pressa.pfr@gmail.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса