Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Күпмилләтле Бөгелмә

Халыклар дуслыгы китапханәсендә Татарстан АССР төзелүгә - 95, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган "Серле Үзбәкстан" дип аталган мәдәни чара узды. Үзбәк мәдәнияте бәйрәмендә әлеге милләт диаспорасы вәкилләре һәм киң катлау укучылар катнашты. Чарага "Күпкырлы Татарстан", "Мени юртим Узбекистон", "Кояшлы Үзбәкстан" дигән баш астында күргәзмәләр оештырылып, анда Татарстан...

Халыклар дуслыгы китапханәсендә Татарстан АССР төзелүгә - 95, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган "Серле Үзбәкстан" дип аталган мәдәни чара узды.
Үзбәк мәдәнияте бәйрәмендә әлеге милләт диаспорасы вәкилләре һәм киң катлау укучылар катнашты. Чарага "Күпкырлы Татарстан", "Мени юртим Узбекистон", "Кояшлы Үзбәкстан" дигән баш астында күргәзмәләр оештырылып, анда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар турында китаплар, журналлар, сувенирлар, милли киемнәрдәге курчаклар урын алды.
Мәдәни кичәдә катнашучылар Үзбәкстанның меңнәрчә еллар дәвамында формалашкан үзенчәлекле мәдәнияте белән таныштылар, халкының әлеге кыйммәтләр белән чиксез горурланулары турында белделәр. Бу борынгы төбәкнең тарихы искиткеч бай булган кебек, аның мәдәнияте дә, Үзбәкстанда яшәүче халыклар, хакимлек иткән династияләр йогынтысы астында, бөртекләп җыеп бизәлгәндәй, гаҗәеп төрле һәм соклангыч. Үзбәк мәдәнияте - музыкада, биюләрдә, сынлы сәнгатьтә, милли кухняда, киемнәрдә чагылыш тапкан традицияләр һәм гореф-йолалар берлеге ул.
Очрашуда катнашучыларны Бөгелмә үзбәк халкы диаспорасы рәисе Сабир Кылычов сәламләде (рәсемдә).
Бәйрәм барышында тамашачылар үзбәк музыкасын тыңлап хозурландылар, Татар мәдәният үзәге бию ансамбле кызлары башкаруында биюләрен карадылар, үзбәк шагыйрьләренең шигырьләрен тыңладылар. Аларны диаспора вәкилләре укыды. Чарада катнашучылар шулай ук "Бөек ефәк юлы: Үзбәкстан" дигән фотокүргәзмә белән дә таныштылар. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары һәм хуҗалар үзбәк халкының милли ризыкларыннан: көлчәләр, тәмтомнар, пылау, самсадан авыз иттеләр (өстәге рәсемдә).
Кичәнең буеннан-буена төрле милләт вәкилләре арасында җылылык, дустанә мөнәсәбәт хакимлек итте. Очрашу программасы тәмамлангач та әле кунаклар бик озак таралыша алмый торды: күпмилләтле Татарстан халыкларына багышланган китап күргәзмәләре белән якыннанрак таныштылар, үзара аралаштылар, алда булачак кызыклы чаралар планы турында сөйләштеләр, фотога төштеләр (рәсем).
Халыклар дуслыгы китапханәсе белән шәһәр һәм районыбыздагы үзбәк диаспорасы арасында хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәчәк. Безне әле кызыклы яңа проектлар, мавыктыргыч очрашулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса