Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Чувашия кунагы - Бөгелмәдә

Никита Васильев белән шәһәр поликлиникасында 29 октябрь көнне очраштык. 23 яшьлек егет бирегә сәламәтлеген тикшерергә кергән иде. Ул "Ал тасма" акциясе турында үзәк хастаханәнең матбугат хезмәткәре аша ишетеп белгән.

Никита - гадәти булмаган сәяхәтче. Ул велосипедка утырып дөнья күрергә чыккан. Тумышы белән Чувашия республикасыннан. "Ике атна эчендә 600 километр юл үттем инде. Болай авыр түгел. Тик менә һава торышының үзгәреп торуы гына бераз комачаулый. Татарстанның һәр шәһәрендә диярлек мине каршы алып торалар. Бөгелмәгә килеп җиткәндә дә юлда каршы алдылар. Бу Чуваш мәдәният үзәге рәисе Сергей Малышев иде. Мине зурлап кунак иттеләр. Бүген сәламәтлегемне тикшертәм, иртәгә үтешли Наратлы авылына керергә исәп бар", -- ди егет.

Никита Васильев сәяхәтче ролен мәктәпне тәмамлауга ук сайлаган. Хәзер инде аның исәбендә -- меңләгән километрлар. Башта "автостоп" белән Белоруссия, Украина җирләрендә йөреп кайткан. Ә аннары институтны тәмамлагач, Кавказга, Кырымга велосипед белән сәяхәт кылган. "Хәзер Урта Азия якларын күрәсем килә, анда кыш чыгарга уйлыйм. Аннары Хабаровск якларына юл тотачакмын. Россияне иңләгәч, киләчәктә чит илләргә дә чыгармын дип хыялланам", -- ди ул канатланып.

"Сәяхәткә акча каян аласың?" -- дигән соравыма Никита елмаеп куйды. "Мин акчасыз сәяхәт итәм. Гел акчасыз түгел инде, ашарлык кына бар. Шәһәрләрдә кунакханәләргә кереп йөрмим, үзем белән палатка алдым. Мин инде өйрәнгән: учакта аш пешерәм, киемнәремне киптерәм", -- дип сөйли ул.

Юлларны яраткан егет тыйнак, күкрәк кагып "мин" дип йөрергә яратмый торганнардан. "Дөнья гизеп туйгач, педагог буларак эшләргә ниятлим. Белемем дә артачак. Мин бит географ, балаларга сөйләрлек кичерешләрем күп, алган тәэсирләр белән дә бүлешергә яратам", -- ди Никита. Ә әлегә аны офыктагы иксез-чиксез юллар, яңа дуслар һәм серле билгесезлекләр көтә. Хәерле юл, Никита!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Рәсемдә: Никита Васильев сәламәтлеген тикшертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса