Бөгелмәдә һөнәр сайлыйлар
"Ак халатлы фәрештәләр". Бөгелмә поликлиникасында әнә шундый баш астында медицина фестивале узды: киләчәктә табиб булырга хыялланучы югары сыйныф укучылары шәһәребез медиклары һәм Казан дәүләт медицина университетыннан килгән вәкил белән очраштылар. Бөгелмәдә өченче ел инде үткәрелә торган бу акциянең мөһимлеге, мондый очрашуларның укучы яшьләргә табиб һөнәре турында шактый гына мәгълүматлар белергә...
"Ак халатлы фәрештәләр". Бөгелмә поликлиникасында әнә шундый баш астында медицина фестивале узды: киләчәктә табиб булырга хыялланучы югары сыйныф укучылары шәһәребез медиклары һәм Казан дәүләт медицина университетыннан килгән вәкил белән очраштылар.
Бөгелмәдә өченче ел инде үткәрелә торган бу акциянең мөһимлеге, мондый очрашуларның укучы яшьләргә табиб һөнәре турында шактый гына мәгълүматлар белергә ярдәм итүе турында "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" дәүләт учреждениесе баш табибы Владимир Гуров болай ди: "Бүгенге шартларда, бик күпләр бизнеска омтылган вакытта, медицина хезмәткәренең җәмгыятьтә тоткан роле торган саен зуррак әһәмияткә ия була бара. Медицина - алга баручы, үсә торган фән дә бит әле ул".
Баш табиб урынбасары Рамил Миргалимов мәктәп укучыларын поликлиника эше белән таныштырды. Казан дәүләт медицина университеты студенты Лера Кононова аларга Россиядә иң көчле "өчлек"кә керә, илебезнең фәнни мәктәпләре эшли һәм актуаль тикшеренүләр алып бара, ул эзләнүләрнең уңышлы нәтиҗәләре медицина һәм фармация өлкәсендә гамәлгә кертелә торган әлеге югары уку йорты турында сөйләде. Күптән түгел генә анда медицина биофизикасы һәм медицина биохимиясе дигән яңа факультетлар да ачылган. Студентлар инновацион эшләнмәләргә кагылышлы мәсьәләләрдә дә шактый ук хәбәрдарлар икән.
Очрашу барышында укучыларга "Ак халатлы фәрештәләр" дигән темага маткриаллар тараттылар, акцияне оештыручылар булачак абитуриентларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа