Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмә шәһәренең мәктәп-интернатында кешеләрне эвакуацияләүгә өйрәтү укулары булып узды

16 сентябрьдә Бөгелмә шәһәренең сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында янгын сүндерү махсус техникасы катнашында бинадагы кешеләрне эвакуацияләүгә өйрәтү укулары булып узды. Укулар барышында хезмәткәрләр һәм гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, ситуациядә дөрес ориентлашып, тиз һәм бернинди хатасыз "янгын чыккан урын"нан чыга алдылар, "янгын"ны юк итүдә катнаштылар - хәвеф-хәтәрне күрү белән...

16 сентябрьдә Бөгелмә шәһәренең сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында янгын сүндерү махсус техникасы катнашында бинадагы кешеләрне эвакуацияләүгә өйрәтү укулары булып узды.

Укулар барышында хезмәткәрләр һәм гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, ситуациядә дөрес ориентлашып, тиз һәм бернинди хатасыз "янгын чыккан урын"нан чыга алдылар, "янгын"ны юк итүдә катнаштылар - хәвеф-хәтәрне күрү белән МЧС подразделениесе чакырылды, автоматик сигнализация "янгын" турында хәбәр итү белән оператив гамәлләр кылынды. Укучылар үзләренең укытучылары белән бергәләп, эвакуация планы нигезендә, паникасыз бинадан чыктылар. Тиз арада килеп җиткән подразделение белгечләре оператив төстә "зыян күрүче"не алып чыктылар, "янгын"ны сүндерделәр

Күнегүләр сыйфатында үткәрелгән эвакуациядән соң 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре - начальник урынбасары Алексей Новиков белән Бөгелмә муниципаль районы буенча ОНД һәм РП өлкән инспекторы Марат Әсәнов үткәрелгән чарага анализ ясадылар, эвакуациянең уңай билге белән бәяләнүен ассызыклап үттеләр.

Инна КРЮКОВА, мәктәп-интернат директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса