28 апрель 2015 яңалыклары
-
Бөгелмә укучылары хат яза
Өчпочмаклы хатларны 27 апрель көнне шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбе укучылары язды. Әлеге идеяне 3 нче мәктәп белән 7 нче гимназия укучыларына почта хезмәткәрләре тәкъдим иткән. 3 нче урта мәктәпкә шушы мөһим хезмәт белгечләрен хәтта чакырып алганнар. Биредә 5 нче сыйныф укучылары өчпочмаклы хатларны сугыш һәм тыл ветераннарына юлларга булды....
-
Бөгелмә басулары җанлана
Язгы кыр эшләренә иң беренче булып "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгы кереште. Анда уҗым бодаена ашлама кертәләр, күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне тырмалыйлар. Көннәр җылытуга, биредә чәчүгә чыгачаклар.
-
Бүген Бөгелмә ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне
-
“Единая Россия” партиясе сайлауга әзерләнә
Исегезгә төшерәбез, 13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне. Бу көнне төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре узачак, Россия Федерациясенең субъект башлыклары бил-геләнәчәк. Шул уңайдан Бөгелмәнең "Единая Россия" партиясенең җирле сәяси советы чираттагы утырышын уздырды. Анда партия эчендә булачак кандидатлар сайлау турында сүз алып бардылар. Бу эш 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк....