26 апрель 2016 яңалыклары
-
“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
-
“Энҗе бөртеге” конкурсы җиңүчеләре
2016 ел, 26 апрель Проза номинациясендә: 1.Ислам ФАЗЫЛҖАНОВ, Бөгелмә муниципаль районы лицей-интернатының 7 нче сыйныф укучысы. 2. Флорида НӘБИУЛЛИНА, Татар Димскәе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы. 3. Мансур СӨЛӘЙМАНОВ, Бөгелмә шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы. 4. Чулпан ӘЮПОВА, Карабаш бистәсе 2 нче...
-
Шигырь бәйрәме: Тукай язы килде җиһанга
Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен", - дигән мәшһүр Тукаебыз дөньяга килүгә быел 130 ел тулды. Әйе, кыска гына гомере эчендә милләт мәнфәгатен кайгырткан, аның бөеклеге өчен тырышкан, шул юлда җанын фида кылган Габдулла Тукайның даны бөтен җиһанда бүген. Тукай туган көн...
-
Бөгелмәдә Габдулла Тукайны искә алып шигырь бәйрәме уздырдылар
-
Шагыйрь туган көнгә
Мәктәпләрдә Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган төрле чаралар күп уздырыла. Карабаш 2 нче урта мәктәбендә дә әлеге уңайдан гадәти булмаган бер кичә узды. Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышланган бу чараны 5 нче сыйныф укучылары өченрус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Камил кызы Йосыпова, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары...
-
Тукайны укыйбыз
Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шәһәркүләм чара - "Тукайны укыйбыз" дигән шигырь укучылар бәйгесе төгәлләнде. Ул көнне Татар мәдәният үзәге шагыйрьнең актуаль шигырьләрен, зирәк фикерләрен тамашачыга җиткерергә теләүчеләр һәм аларның җанатарлары, тыңлаучылар белән шыгрым тулы иде. 15 апрельдә үзәк китапханәдә узган сайлап алу турын үтеп, финалга...
-
Республика Президентыннан котлау телеграммасы: Булдырдыгыз!
21 апрель көнне "Нефтяник" хоккей клубы Югары хоккей лигасының Братин Кубогын яулады. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Н. Мәгановны, ТР Хоккей федерациясе президенты Ш. Тәхаутдиновны, "Нефтяник" хоккей клубы президенты, попечительләр советы рәисе В.Лавущенконы, "Нефтяник" хоккей клубы баш тренеры Р. Гыймаевны һәм клуб коллективын ихлас...
-
Бөгелмәдә “Җиңү хаты” акциясе старт алды
18 апрель көнне шундый исемдәге акциягә старт бирелде. Чараның асылы шуннан гыйбарәт, яшьләр узганнарга: Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәте булган гаилә әгъзаларына атап хатлар язалар. "Волонтёры Победы" оешмасының Бөгелмә бүлеге дә бу чарага кушылды һәм 21 апрельдә М. Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта "үткәннәргә" хат язуны оештырды. Утыз укучы Бөек Җиңү мирасын саклау...
-
Бөгелмәдә узган "Тукайны укыйбыз" бәйгесенә нәтиҗә ясалды
-
Татарстанда пассажир поезддан сикереп төшеп калган
Бу хакта Чиләбе - Мәскәү поезды җитәкчесеннән Россия эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт идарәсе Бөгелмә полиция бүлегенә хәбәр керә. Пассажирның юкка чыгуы Урыссу станциясеннән кузгалып китеп, күпмедер вакыт узгач кына ачыклана. Тамбурдагы ачык ишекне күреп, вагоннардагы пассажирларны барлап чыгалар. Нәтиҗәдә бер ир-атның булмавы ачыклана. Тиз арада Ютазы һәм Бөгелмәнең полиция...
-
Татарстанда тагын бер укучы үз-үзенә кул салган
Фаҗига Балтач районы Норма авылында булган. 15 яшьлек үсмер малай үз-үзенә кул салган. Әле күптән түгел генә шушыңа охшаш хәл Кукмара районында да булган иде. Анысында гомерен чикләүче үсмернең мәктәптә имтиханнар белән проблемалары да булган, дип сөйләделәр. Ә 24 апрельдә гомере өзелгән, Норма урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыган малайның...
-
Татарстанда "Тоталь диктант"ны 24 кеше "бишле"гә язган
Татарстанда "Тоталь диктант-2016" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә 2,5 меңгә якын кеше катнашкан, әмма "бишле"ләр 1 процент кына тәшкил итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Тоталь диктант-2016" проектының республикадагы координаторы Рамил Уразмаев хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, быел "Тоталь диктант"та Татарстан буенча 2481 кеше катнашкан, шул исәптә 1057 се - казанлы....
-
Май бәйрәмнәрендә НИЧӘ КӨН ял итәбез?
Майның беренче атнасында эш көненә караганда ял көннәре күбрәк булачак. Татарстанлылар май бәйрәмнәрендә 7 көн ял итәчәк. Ялның беренче өлеше 30 апрельдән 3 майга кадәр, икенче өлеше - 7 майдан 9 майга кадәр була. Исегезгә төшерәбез: 3 май 2 гыйнвардагы ял күчерелү сәбәпле, эшләми торган ял көне булып санала.