24 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чир таратучы төлкеләрне атачаклар
Татарстан хайваннарда котыру чире таралуы буенча Россия төбәкләре арасында беренче өчлектә тора. Йорт хайваннарына, мал-туарга гына түгел, кеше гомере өчен дә куркыныч тудыручы әлеге катлаулы вәзгыять инде берничә ел дәвамында саклана.
-
Татарстанда 13 мең кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга мөмкин
Быелдан кергән яңа законнар нигезендә, юлда йөрү буенча штрафлары булганнарны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү дигән кагыйдә дә каралган иде.
-
Студент еллары нәрсә белән кадерле?
Иртәгә белем алучы яшьләрнең иң көтеп алган бәйрәме - Студентлар көне.
-
2016 елда күпме торак төзеләчәк?
Татарстан Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин агымдагы елда төзеләчәк йортлар санын бәян итте.
-
Игътибар! Томан төшүе көтелә
Татарстан буенча Гидрометеорология идарәсе хәбәр итүенчә, 24 гыйнварда көндез һәм төнлә республиканың кайбер районнарында томан булуы фаразланыла. Күз күреме 500 метрга кадәр һәм кимрәк булыр дип көтелә.
-
Бөгелмәдә ике йөк машинасы бәрелешкән
Кичә иртәнге уннар тирәсендә Бөгелмә районында ике йөк машинасы бәрелешә. Нәтиҗәдә, 42 яшьлек Mercedes пассажиры җан биргән.
-
Бензин бәясе 10 %ка арта
Россия Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович 2016 елда бензинга бәяләр арту турында белдерде.