22 июль 2016 яңалыклары
-
Татарстанны томанлы һавадан яңгырлар коткарыр иде
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда томанлы һава күзәтелә. Моның сәбәбе - төтен һәм сөрем кисәкчекләре арту. Томанлы һаваны республиканың көнчыгыш өлешендә урнашкан Бөгелмә, Бигеш, Минзәлә, Мөслим, Алабуга метеостанцияләре тарафыннан теркәлгән. Күрше төбәкләр, Пермь крае, Удмуртия, Свердловск өлкәләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә. Синоптиклар билгеләп узганча,...
-
Бала тапканда хатыны янәшәсендә булган Чаллы кешесе ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан
Ир хатыны бала тапканда чак кына аңын югалтмый калуы хакында белдерә Яр Чаллыда яшәүче Иван бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булырга теләүче ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы яза. "Минем авырлы хатыным, икенче баласын күтәрү чорында минем актив катнашуымны таләп итте: табибларга, УЗИга йөрдем, аның анализларын илттем....
-
Шәфкать туташларының яңа коралы
Һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, күркәм холыклы, ярдәмчел, үз эшенең остасы - Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең 1 нче хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Анастасия Кулагина Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләре арасында оештырылган "Онкологик авыруларны иртә стадиясендә диагностикалау һәм профилактикалау чаралары" дигән темага компьютерда эшләнгән плакатлар смотр-бәйгесендә II дәрәҗә...
-
Циркка бардык әле!
Бөгелмәнең "Радуга" социталь ярдәм үзәгендә исәптә торучы ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбитяләнүче 150 малай һәм кыз Санкт-Петербургатан килгән цирк тамашасын карап кинәнде. Программа башланганчы алдан ук килеп, күңелле минутлар кичерәчәген тоеп, кызыксынучан карашларын тамаша буласы аренага төбәгән балаларның шат көлү авазыннан, шау-гөр килүеннән һәркемгә уңай энергия күчте, ди...
-
“Акыллы җәяүле”
"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә юл-транспорт вакыйгаларында балаларның күңелсез хәлләргә тарымасын өчен профилактик чаралар уздыруга зур әһәмият бирелә. - "Безнең Татарстан" дип аталган VI республика күләмендә узган яшьләр форумында катнашып, күнегүләр үткәрү мәйданының макетын тәкъдим итүебез дә әлеге юнәлештә алып бара торган эшебезнең мөһим бер этабы...
-
Бөгелмә мэры эшмәкәрләрне кабул итә
2016 елның 27 июлендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларны кабул итәчәк. 4-38-65 (өстәмә 120), 6-91-00 телефоннары аша алдан язылып кую кирәк.
-
Татар авылларын берләштергән яңа сайт барлыкка килде
Бөтенроссия татар авылларын берләштергән яңа сайт барлыкка килде. Россиядә барысы дүрт меңнән артык татар авылы бар, аларда ике миллионнан артык халык яши. - Әлеге сайт ярдәмендә без читкә таралган милләттәшләребезне барлаячакбыз, үзара элемтә урнаштырачакбыз. Ул үз эченә бик күп бүлекләрне ала. Мәдәният, мәгариф, эшмәкәрләр, татар авыллары тарихы, дин, яшьләр өчен...
-
Мисырның Россия туристлары өчен кайчан ачылачагы билгеле булды
Россия туристлары өчен Мисыр курортлары быелгы көздә үк ачылырга мөмкин, дип хәбәр итә "Российская газета" Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкинга сылтама белән. "Пассажирларны каршы алу һәм озату зоналарында һәм курортларның үзләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылган. Моннан тыш, эксперт Мисырда Россия белгечләре эшләү ихтималын да әйтеп узган....
-
Радио хезмәткәрләре бәйгегә әзерләнә
Татарстанның татар телендә тапшырулар алып баручы радиостанция хезмәткәрләре тыңлаучыларын гына түгел, тамашачыларын да сөендерергә булган. 26 июльдә Казанның пляж волейболы үзәгендә аларның волейбол буенча өченче турниры уза. Иң оста туп сугучы команданы ачыкларга мәйданга "Татар радиосы", "Болгар", "Тәртип FM", "Татарстан", Чаллының "Кунел", шулай ук "Азан" интернет-радиосы хезмәткәрләре чыга. Быелгы бәйгене...