22 апрель 2016 яңалыклары
-
Бөгелмә муниципаль районы иҗтимагый Советы вәкилләре киңәште
-
Бөгелмә Туган якны өйрәнү музеенда
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, Россия киносы елы кысаларында, интерактив мастерской күргәзмәсе оештырганнар. Әле ге күргәзмәне шәһәребезнең "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр килеп, үз күзләре белән күреп киткәннәр. Илебездә кинематография тарихы, әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре белән танышканнар. Ахырдан балалар бергәләп кызыклы мультфильмнар караганнар, гамәлдә телеоператор ролен үтәп караганнар, дип хәбәр итә тәрбиячеләре Анастасия...
-
Карабашта Тукайның яраткан геройлары белән очраштылар
Карабаш бистәсе китапханәсендә "Миләшкәй" балалар бакчасының өлкән төркемемендә тәрбияләнүчеләр "Шүрәле һәм аның компаниясе" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Балалар хозурына "Габдулла Тукайның әкият дөньясы" дигән фотокүргәзмә һәм "Тукай планетасы" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче Әнисә Самученкова балаларны Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле белән таныштырды, кечкенәләр өчен язган шигырьләрен укыды, "Шүрәле"...
-
Иртәгә Бөгелмә медицина училищесында Бердәм диктант язалар
Татарстан Республикасында - ике дәүләт теле. Байтак еллар татар теленең статусы, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү турында сүз бара. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты, беренчеләрдән булып, татарча грамоталы язу осталыгын сынау өчен акция - БЕРДӘМ ДИКТАНТ уздыру эшен үзенә йөкләде....
-
Языл, укы һәм бүләк от!
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте үз басмаларына язылучылар арасында призлар уйнату өчен акция оештыра Бу юлы төп приз - телевизор. Традиция буенча өч фотоаппарат, "Кукмара" савыт-сабалар җыелмасы да уйнатылачак. Шулай ук үз районнарында иң күп суммага язылучыларны да бүләкләр көтә. Акциянең төп шарты элеккечә үк: 2016 елның 30 июненә кадәр "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч...
-
Мультфильм карадык әле
2016 ел - Россиядә кино елы Россиябездә - Кино елы, ә республикабызда "Игелекле Татрстан" ирекле акциясе кысаларында, "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары белән "ЦРКС" муниципаль бюджет учреждениесенең халыкка кино күрсәтү күчмә бригадасы хезмәткәрләре, "Ярдәм" клубында исәптә торучы ишле, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар...