Чал һәм мәңге яшь безнең Казан
* Тарих битләреннән
Башкалабыз шәһри Казанга - 1010 яшь. Чал тарихлы кала үсә, матурлана, дөньяны шаккатыра. Казаныбызда Дөньякүләм спорт чемпионаты узып ята, әледән-әле симпозиумнар, югары даирәдәге очрашулар булып тора. Ул бит борын заманнардан бирле Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыручы күпер хезмәтен үтәп, югары мәдәниятле үзәк булып торган.