Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Чал һәм мәңге яшь безнең Казан

* Тарих битләреннән Башкалабыз шәһри Казанга - 1010 яшь. Чал тарихлы кала үсә, матурлана, дөньяны шаккатыра. Казаныбызда Дөньякүләм спорт чемпионаты узып ята, әледән-әле симпозиумнар, югары даирәдәге очрашулар булып тора. Ул бит борын заманнардан бирле Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыручы күпер хезмәтен үтәп, югары мәдәниятле үзәк булып торган.

Казан шәһәренә нигез салыну риваятен искә төшереп үтик әле. Хәзерге шәһәр урынында еланнар мыжлап торган диләр. Һәм араларында бүрәнә юанлыгындагы аждаһа еланнар да булган. Шулай алтын чабак кабып, бу урында кала салырга уйлагач, сихерчедән: "Ничек бу урынны еланнардан чистартырга?" - дип, киңәш сораганнар. "Көз көне һавалар салкынаеп, еланнар кышлар өчен өннәренә кереп беткәч, шул урынга күп итеп коры салам, чыбык-чабык өегез. Яз килеп, көннәр җылынгач, еланнар җир өстенә чыгып, шул чыбык-чабык астына җыелырлар. Әнә шул вакытта саламга ут төртегез, еланнар шунда янып бетәрләр", - дип җавап биргән сихерче.

Шулай эшләгәннәр дә. Бер батыр егет яхшы атка атланган да, чакма чагып ут кабызган һәм шуны саламга ыргыткан. Шул рәвешле, вак еланнар утта янып беткән ди. Аждаһа исә егеткә ташланган, Чүриле авылы тирәсендә егетне куып җиткән һәм аны алты кисәккә өзгәләп ташлаган. Шуңа күрә мондагы чокырны бүгенге көнгә кадәр Алты Кутар дип йөртәләр.

Казан шәһәре төзеләчәк урынны еланнардан тазарту халык иҗатында бик тиз таралган сюжет. Ул төрки халыкларның барысында да диярлек очрый. Әмма Казан шәһәренә караган риваятьнең нигезе бар. Хәзерге Казан Кремле урнашкан Богылтау янындагы (Казансу буенда) тау Елан тавы дип атала. Соңыннан монда Зилантов монастыре урнаша. Аның янында гына Елан күле бар. Димәк, биредә, чыннан да, еланнар күп булган.

Очар елан (русчасы - зилант) Казан каласының гербында да чагылыш тапкан. 1730 елда патшабикә Указы белән Казан шәһәренең гербы итеп "Казанның алтын таҗы астындагы кара елан" раслана, аның койрыгы кызыл, ә яннары ак төстә итеп сурәтләнгән.

Менә шулай, чал һәм шул ук вакытта мәңге яшь калабыз Казанның тарихы бик тә бай һәм гыйбрәтле. Берничә җөмлә белән генә язып бетерерлек тә түгел. Барлык җитәкче-хакимнәребезгә Аллаһы Тәгалә көч-куәт, аек акыл, ныклы сәламәтлек бирсен, гасырлардан-гасырларга барлык милләтләр, кардәш-ырулар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәргә насыйп итсен.

Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса