Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре дә су төрләре буенча Казанда уза торган Дөнья чемпионаты кысаларында оештырылган ул чарада - "Пилигрим"да булып кайттылар, "Татнефть-Арена" каршында фотога төштеләр. Судагы тамашаны балалар тын да алмый исе китеп күзәттеләр. Республикабыз өчен горурлану хисләре кичерделәр, шатлыкларының...
Светлана БАШКИРОВА,
"Яңарыш" үзәге физик культура инструкторы.
Узган ял көннәрендә "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләрдән 15 бала Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда узган "Пилигрим" тамашасын карарга бардылар. "Беренче минутлардан ук без үзебезне әкият дөньясындагыдай хис иттек. Илебезнең тарихи узганнары, бүгенгесе турында күп нәрсәләрне үзебез катнашкандай кичереп утырдык.
Гади генә "су" дигән сүз аша дөньяның күпме могҗизасын белдек", - ди Лия Китиашвили, соклануын яшерә алмыйча. "Сихерләнгән кебек карап утырдым.
Һәрбер күренеш серле, тыннарны куырырлык матур иде", - ди Роман Каландаров.
"Ә мин шундагы артистлар белән бергә җырлап, волонтёрлар белән "тере дулкын" тудырып, тамашада үзем катнашып утырдым" , - дип сүзгә кушыла
Анатолий Чухарёв.
Ике сәгать дәвам иткән спектакль аны караган һәр балада гомер буе онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Анастасия НАТАЛЬИНА,
үзәкнең бүлек мөдире.