- Аллаһы Тәгаләдән кеше өчен иң кирәкле нинди гүзәл сыйфатларны сорарга? - дип кызыксынган берәү бөек акыл иясе Әбугалисинадан.
- Бары тик өч нәрсә: саулык, дәрман һәм хәвеф-хәтәрсезлек сора, - дип җавап биргән акыл иясе.
- Нәрсә даими игътибар үзәгендә торырга тиеш?
- Эш.
- Яшьлектә ни эшләргә дә, картая...
- Аллаһы Тәгаләдән кеше өчен иң кирәкле нинди гүзәл сыйфатларны сорарга? - дип кызыксынган берәү бөек акыл иясе Әбугалисинадан.
- Бары тик өч нәрсә: саулык, дәрман һәм хәвеф-хәтәрсезлек сора, - дип җавап биргән акыл иясе.
- Нәрсә даими игътибар үзәгендә торырга тиеш?
- Эш.
- Яшьлектә ни эшләргә дә, картая башлагач ни белән шөгыльләнергә?
- Яшь чакта белем алу, ә өлкәнәйгәч, аны куллана белү фарыз.
- Яшьләргә һәм картларга нәрсә килешә?
- Яшьләргә - оялчанлык һәм батырлык, ә картларга акыл һәм тыйнаклык килешәдер.
- Җан тынычлыгы белән яшәү өчен нинди кешедән сакланырга кирәк?
- Комсыз, ялагай кешедән.
- Гадел тормыш кешегә нәрсә бирә?
- Ул тыйнак һәм сабыр булырга, дәгъвачыл, бәйләнчек булмаска өйрәтә.