18 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ана капиталыннан акчалата 25 мең сум алу кемнәр өчен каралган?
Ана капиталыннан 25 мең сум күләмендә акчалата түләүне алу күпләрне кызыксындыра. Бу мәсьәләне ачыклау өчен Казан шәһәренең Яна Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева белән элемтәгә кердек. - Эльмира ханым, Ана капиталыннан акчалата 25 мең сум алу кемнәр өчен каралган? - Дөрестән дә, дәүләт тарафыннан балалы...
-
Татарстанның Конституция судына шикаятьне электрон рәвештә җибәреп була
Татарстанның Конституция суды аппараты һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында яңа интернет-хезмәт ачты. Ул Татарстанның Конституция судына мөрәҗәгатьләрне электрон рәвештә юлларга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итәләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан. Әлеге хезмәт аша, башта мәҗбүри рәвештә теркәлү узып һәм "Кире элемтә" бүлегенә кереп, Татарстан законы...
-
Начар бензин сатуның бәясе бик кыйммәткә төшәчәк
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада 24 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр ягулык-майлау материаллары сыйфатын максатчан тикшерү бара. - Республикада 1046 автомобильләргә ягулык салу станциясе (АЗС) исәпләнә. Шулардан 125е-шәхси милек, 149ы-җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнеке. Айлык башлангач 330 АЗСтан җиде йөз проба алдык. "Татнефть", "Татнефтепродукт", "ТАИФ", "Лукойл" акционерлык җәмгыятьләре сыйфат мәсьәләсенә җитди...
-
Ксения Собчак, ниһаять, әни булган!
Бу юлы Собчакның бәби тапканын рәсми мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә. Әлегә кадәр дә интернет челтәрендә Ксениянең әни булуы хакында хәбәр таралып кулланучыларны шаулатып алган иде. Баксаң, бу булачак әнинең шаяруы гына булган. Бүген исә Собчак ир бала табуы хакында инстраграм челтәрендәге битендә хәбәр иткән. «18.11.16 минем өчен иң бәхетле көн....
-
Раяз Фасыйхов: «Еллар үтү белән, мәхәббәт сүреләдер, дип уйлый идем – юк, алай түгел икән»
Улан-Удэ шәһәреннән Башкортстанга күченеп кайткан урыс кызы белән таныштым. Уртак темалар күп булгач, якыннан аралаша башладык. Атна саен нинди дә булса татар концертына йөрүем аны таң калдырды. «Татар эстрадасында шулкадәр күп артист бармыни?» - дип шакката иде. Алар яшәгән төбәктә милли эстрада шулкадәр дәрәҗәдә булмаган. Раяз Фасыйховның концертына җыена идем....
-
Кершән, иннек һәм хушбуйларны җитештерүне тыячаклар
Болай булса, хатын-кызларга кара көннәр киләчәк икән. Роспотребнадзор Россиядә коры алкоголь җитештерүне тыю буенча закон проекты әзерләгән. Бу исемлеккә кершән (пудра), иннек, хушбуйлар һәм башка коры косметик чаралар да эләгергә мөмкин. Гадәттә андый косметика составында коры алкоголь була икән. Моны «Известия» газетасы язып чыккан. Икътисад министрлыгында исә "капсулалы этил спирты"...
-
Бөгелмәлеләр, депутатка сорауларыгызны җибәрә аласыз
"Бердәм Россия"нең 15 еллыгына багышлап һәм гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан онлайн-кабул итүләр узачак. Беренче булып депутат Александр Сидякин кабул итә. Аның белән теләге булган һәркем аралаша ала. Моның өчен соравыңны 23 ноябрьгәчә info@vverh-tatarstan.ru адресына җибәрергә кирәк . Кем булуыгызны, яшәү урыныгызны күрсәтергә онытмагыз. Кабул...
-
"Шимбә күчтәнәче" конкурсында катнашырга онытма!
Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Шимбә көнне газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа "Изобилие" сату челтәрләре кибетеннән менә дигән татлы бүләк!
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...
-
Иртәгә Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Шимбә, 19 ноябрь көнне, шәһәребезнең үзәк мәйданында иртәнге сәгать 8дән авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башланачак. Шәһәр һәм район халкы кулай бәядән яшелчә-җимешләр, ит, сөт продуктлары сатып ала алачак.
-
“Бөгелмә эшлекле клубы” 1 нче икмәк продуктлары комбинаты эшчәнлеге һәм товарлары белән танышты (Фото)